Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нигә миңа бу байлык, балаларым белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмагач?"

Беркөнне редакциябезгә күптәнге укучыбыз Сәлимә апа шалтыратты. Һәрчак тавышы көр яңгыраган әбиебез ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләшә, авырып киткән икән. Яше бар инде, 80нән узган. Ялгызы гына яши. Ике кызы бар. Алар үз гаиләләре белән төпләнгәннәр.

Сәлимә апа, шалтыраткан саен, үзенә кунакка чакыра. Берничә тапкыр барганым да булды. Тик аралашуга сусаган укучыбыз журналист килүгә, ишекне эчке яктан бикләп куя да, күңелендәгесен сөйләп бетермичә, гомере буена җыелган гаилә архивын барламыйча чыгармый.

– Кызларыма шалтыратып кына әйтегез әле, әниегезнең хәле авыр диегез, үләм, ахры, – диде бу юлы Сәлимә апа. Кызларының телефоннарын да бирде.

– Соң ник үзегез генә шалтыратмыйсыз, бер дә аралашмыйсызмы соң? – дим.

– Ирем үлгәннән бирле ялгыз мин. Балаларымны сирәк күрәм. Шәһәр үзәгендә зур гына фатир алып бирделәр дә югалдылар. Эшләре күптер инде. Борчымаска кушалар. Урамга чыга алмый тилмереп ятам менә. Ашарга китереп китәләр тиз генә. Фатир өчен дә түләп торалар. Пенсиямне күргәнем юк. Нигә миңа бу фатир, байлык, балаларым белән рәхәтләнеп сөйләшеп утырып булмагач? Редакциядән шалтыратсагыз, тыңларлар иде, хәлемне белеп китәрләр иде, – дип зар елады Сәлимә апа.

Укучыбыз әйткән номерлар буенча номерларны җыеп карадык, тик «недоступен» яки «бу номерда берәү дә теркәлмәгән» дип җавап бирде. Ни уйларга да белмәдек. Ничек кенә булмасын, мондый картлык кызганыч.

Эльвира Мозаффар Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев