Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нидерланд Корольлеге һәм Бельгиядә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры гастрольләре уза

4 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Нидерланд Корольлегендә һәм Бельгиядә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры гастрольләре уза. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гастроль туры кысаларында чит ил тамашачыларына Дж. Верди музыкасына «Набукко» операсы тәкъдим ителәчәк. Көзге гастроль турында спектакль 30 тапкыр күрсәтеләчәк, артистлар Эйндховен, Роттердам, Гауда, Харлем, Амстердам һәм башка шәһәрләрдә дә чыгыш ясаячак.

Гастрольләрдә оркестрлар, театр хорлары, Юрий Ившин, Зоя Церерина, Светлана Смирнова, Айдар Нургаянов, Олег Мачин труппасы солистлары, шулай ук чакырылган җырчылар Анджей Белецкий, Марина Нерабеева (Е. В. Колобов исемендәге Мәскәү театры «Новая опера»), Оксана Крамарева, Сергей Ковнир (Т. Шевченко исемендәге Украина театры), Екатерина Егорова (Михайловский театры), Антон Иванов (Мәскәү), дирижерлар Алла Москаленко (Украина) һәм Андрей Аниханов (Санкт-Петербург) катнашачак.

Казан тамашачыларына опера артистлары гастрольләре чорында «Эсмеральда», «Щелкунчик», «Коппелия», «Дон Кихот», «Лебединое озеро» һәм «Тщетная предосторожность» балет спектакльләре тәкъдим ителә. Кичә балет труппасы «Эсмеральда» спектакле белән яңа сезонны ачты. Төп партияләрне Кристина Андреева, Олег Ивенко, Нурлан Канетов, Михаил Тимаев, Антон Полодюк, Александра Елагина башкарган.

Опера Казан театрына ноябрьдә кайтачак, 17се тамашачылар игътибарына Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин юбилеена багышланган «Травиата» операсы тәкъдим ителәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев