Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Ничек кенә яңгыраса да, республиканың уңышларына аның тырыш халкы йогынты ясый" - Фәрит Мөхәммәтшин

Алар арасында булган дуслык, тынычлык, килешеп эшләү Татарстанда шундый икътисади шартларда да үсешкә китерде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген узган матбугат конференциясендә шундый фикер җиткерде. Чара республика парламентының 2016 елда эшчәнлегенә багышланган иде. Аның сүзләренчә, быел республика икътисадының үсеше 101-103 процент дип исәпләнә. Закон чыгару органы җитәкчесе тулаем төбәк продуктының да узган елгыга караганда артуын билгеләп үтте.

“Иң мөһиме − республика икътисады үсешенең без сайлаган әлеге векторы Татарстан җитештерүчеләренә көндәшлеккә чыдам булырга мөмкинлек бирә”, - дип бәяләде Фәрит Мөхәммәтшин төбәк икътисадын.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев