Ни өчен татар руслаша, ә татарча сөйләшкән руслар бармак белән генә санарлык?

Алабуга журналисты Ленар Мифтахов (социаль челтәрләрдә ул үзенең исем-фамилиясен "Ленар Мифтахныкы" дип яза) Intertat.ru электрон газетасында үз фикерләре белән уртаклаша.
Мин Германиядә офицер гаиләсендә тудым. Әмма үземне Татарстанның Мамадыш районы Козгынчы малае дип саныйм – чөнки әти-әнием шул яктан. 1994 елда Татарстанга кайттым. Татар укытучысын озак эзләдем. Ул вакытта Чаллыда яши идем. Шәһәрдәге татар теле курсларына йөрдем, анда укыту методикасы шундый – аларга йөрмәвең хәерлерәк иде. Бер укытучыны таптым, ул миңа ун дәрестә телнең нигезен бирә алды. Әмма, билгеле бер сәбәпләр аркасында, укып бетерә алмадым. Аннары Мәскәүдә укытучы таптым, хәзер татарча укый алам, барысын да дип әйтерлек аңлыйм. Дөрес, җөмләләрне төзи алмыйм, сүз байлыгы җитми. Мин татарча сөйләшә дә алыр идем, әмма бит бездә татарча рус акценты белән сөйләшү кабул ителми! Бездә син яки акцентсыз гына сөйләшергә, яки русча гына сөйләшергә тиеш. Моның чын сәбәпләрен аңлау кыен. Минемчә, моның сәбәпләре психологиядә. Гомумән алганда, татарлар комплексларга баткан халык. Татарларда үз-үзеңә ышанмау комплексы. Гомумән, татарлар үзләренең татар булуларына үзгәртеп кору башлангач кына оялмый башладылар. Әгәр татарларның исем-фамилияләре рус булса, шәһәрләрдәге татарлар күптән рус булып язылырлар иде. Исем-фамилияләре татарныкы булу сәбәпле генә татарлар үзләренең татарлыкларын яшерә алмыйлар. Икенче зур проблема – татарларда шәһәр культурасы бөтенләй юк. Безнең культура тулаем авылныкы. Татарларда бөтен халык татарча сөйләшкән авылда яшәгәннәр. Татарча начар сөйләшкән кеше барлыкка килсә, аның телен бик тиз төзәтеп җибәргәннәр. Бу массакүләм күренеш булмаган. Шул сәбәпле, татар кешесе үз-үзен шәһәрдә ничек тотарга тиешле икәнлекнең ниндидер бер эчке кагыйдәләре юк. Татар шәһәргә күченә икән, бер-ике буын алмашуга руслаша. Мәсәлән, дүрт буын нәселе шәһәрдә булган, туган телен, мәдәниятен белгән татарны Алабугада да, Казанда да табуы бик кыен. Минемчә, андый кешеләр бөтенләй юк та. Татарлар еш кына ассимиляциядән зарлана. Руслашу бара.   Руслашуның сәбәпләре нинди?
Чөнки рус культурасы ачык. Ул үз эченә теләсә кемне алырга әзер. Рус халкының яшәү рәвешен алган теләсә кем рус кешесе өчен рус итеп кабул ителә. Аның тамырлары татар, кытай, япон булырга мөмкин, бу мөһим түгел. Ул хәтта кара тәнле булырга да мөмкин! Әгәр ул үзен рус кешесе һәм православие динендә дип саный икән – ул рус. Шартлы итеп әйткәндә, аракы эчә, сало ашый – ягъни билгеле бер кодны кабул иткән, димәк – рус. Кемдер аның кысык күзләреннән шаяртып көләргә мөмкин, әмма моңа артык игътибар итүче юк.
  Татарлар – ябык халык. Алар башка халыкларны үз эчләренә кабул итә белмиләр. Татар телен яхшы белгән рус кешесе татарлар арасына эләксә, аны үз кеше итеп кабул итәләр. Әмма андый руслар барлыкка килсен өчен татарлар үзләре берни дә эшләми. Әгәр андый әзер кеше барлыкка килә икән – рәхим итсен. Әмма татарларның үз эчләренә башка халыкларны кабул итү механизмы юк. Алай гына да түгел – хәтта рус телле татарлар да татар эченә кереп китә алмый, чөнки интеграция ысуллары юк. Татарлар руслаша диләр. Ә руслар татарлашсын өчен нәрсә эшләнә? Мин шуны әйтә алам: чынлыкта бу фантастика түгел. Татар культурасы белән кызыксынган, үзләрен республиканың патриотлары дип санаган  руслар бик күп. Бәлки алар ун проценттыр. Әмма шушы ун процентны татар культурасы эченә кабул итәр өчен татарлар русларның йөз процентына да хөрмәт белән карарга тиеш. Шул очракта гына ул йөз процентның уны татар мәдәнияте белән кызыксынып кына калмыйча, аны баету юнәлешендә дә эшли башлаячак. Нигә рус культурасы бай? Чөнки рус культурасына төрле халыкларның өлеше кергән. Аны баетуга яһүдиләр дә, немецлар да, финнар да, татарлар да – бик күп халыклар үз өлешен керткән. Әгәр татар культурасы русныкы белән ярыша алырлык дәрәҗәдә булсын дисәк, без башка халыкларның да татарныкын баетуга өлеше керүгә ирешергә тиеш. Без почмакта үзебез эчендә чокынып утырудан туктап, империячел дәрәҗәгә күтәрелергә тиеш. Татарның үз культурасына империячел карашы булырга тиеш. Кешене татарча белә-белми дип түгел, Татарстанның патриотымы-юкмы дип карарга кирәк. “Безнеке-безнеке түгел” милләт белән түгел, яшәү урыны белән билгеләнергә тиеш. Татарстанда руслар халыкның яртысын тәшкил итә. Бу – факт. Алар өчен бу Ватан. Димәк, аларның да Татарстанны яшәү урыны итеп кенә түгел, Ватан итеп тә карасын. Шуңа күрә без Татарстанны аларга татарлар республикасы итеп тәкъдим итәргә тиеш түгел. Татарстанны татарларныкы итеп күрсәткәндә руслар беркадәр кимсенү кичерәләр, мондый әйбер бар. Без үз алдыбызда гадел түгел. Билгеле, төрле кеше бар, ачыктан-ачык шовинистлар да җитәрлек, мин алар хакында сүз алып бармыйм. Мин интернациональ җирдә үстем. Рус телендә төрле милләт халыклары акцент белән сөйләшәләр иде. Әрмән, немец, татар акцентлары – бар кеше дә моны лояль кабул итте. Минем әле татар телендә акцент белән сөйләшкән кешеләрне ишеткәнем юк. Кеше я татар телендә дөрес итеп сөйләшә, я бөтенләй сөйләшми. Чөнки ниндидер бер мыскыллап көлү бар. Алай гына да түгел – Казан татарлары белән мишәрләр дә русча сөйләшә. Дистә еллар буе Татарстанда яшиләр, русча сөйләшәләр, чөнки алар мишәрчә сөйләшә башлауга, мыскыллап көлү китә. Ике татар, икесенең дә ана теле татар теле, әмма бозып булса да, русча сөйләшәләр. Моның өчен нишләргә кирәк? Гадәти татар кешесе, үзе белән татарча сөйләшергә тырышкан кешене күргәндә, аның дөрес сөйләшмәгәненнән көлмичә, аның акцентына игътибар бирмичә ул сабырлык күрсәтергә, татар телендә җавап бирергә тиеш. Аның аңлаганмы-юкмы икәнен белергә, аңлатып бирергә кирәк. Әмма үзең белән татарча сөйләшергә теләгән кешедән: “Миңа русча аңлатуы җиңелрәк” дип котылмаска кирәк.

Чыганак: http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: