Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ни өчен Йолдыз Миңнуллина Җәлил премиясеннән баш тарткан?

Йолдыз Миңнуллина Җәлил премиясеннән баш тартуының сәбәбен аңлатты

(«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Йолдыз Миңнуллина Җәлил премиясен яшьләр белән эшләүчеләргә биргән очракта премиягә Рифә Рахманның лаек булуын әйтә. Бу хактагы фикерләрен ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән бүлеште.

«Мине Җәлил премиясенә күрсәтү турында миңа Берлектән тәкъдим булды. Мин «Рифә Рахманга бирдегезме?» дип сорадым. «Юк», диләр. «Әйдә, башта минем урынга аңа бирегез», дидем. Нәтиҗәдә Хәнәфи Бәдигый тәкъдим ителде», ди Йолдыз Миңнуллин. «Әлбәттә, Хәнәфи Бәдигый да яшьләр белән эшләгәндер. Әмма миңа Рифә апаның алуы әһәмиятле иде шул», - ди ул.

Йолдыз Миңнуллина тәкъдим ителәсе кешенең тәкъдимнамәләр җыеп йөрүен сәер дип саный. «Лаек дип табылган кеше оешма тарафыннан тәкъдим ителә икән, ул инде үзен үзе күрсәтеп, соранып йөрергә тиеш түгел», ди Йолдыз Миңнуллина.

Быел Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә Татарстан Язучылар берлеге яшь шагыйрь Булат Ибраһимов белән өлкән яшьтәге Хәнәфи Бәдигыйны күрсәтте. Нәтиҗәдә, әлегә рәсми хәбәр ителмәсә дә, премиягә Хәнәфи Бәдигый лаек дип табылган. Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Хәнәфи Бәдигыйның әлеге премиягә тәкъдим ителү вазгыятенә ачыклык кертте.

Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия, яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә ашыру өлкәсендә уңыш казанган талантлы яшьләргә, шулай ук, яшьләр белән эшләүчеләргә бирелә.

Рәсми мәгълүмат 15 февральдә – Муса Җәлилнең туган көнендә билгеле булачак.

Фото: Султан Исхаков

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев