Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нәүрүз" Халыкара театр фестиваленә билетлар сатуга чыкты

  2017 елның 5-9 июнендә Казан шәһәрендә узачак Төрки халыкларның XIII «Нәүрүз»Халыкара театр фестиваленә билетлар сатуга чыкты. Спектакльләр Камал, Тинчурин, Яшь Тамашачылар (ТЮЗ) һәм “Әкият” курчак театрлары сәхнәләрендә уйнала. Билетларны театрларның кассаларында һәм Интернет челтәре аша сатып алырга мөмкин. XIII "Нәүрүз" фестивале афишасына Алтай, Башкортстан, Кабардино-Балкария, Казахстан, Татарстан, Тыва, Хакасия, Чувашия һәм Якутия театрларының иң яхшы спектакльләре керде. Фестивальнең махсус кунагы - Эстониянең "R.A.А.M" театры - “Алтын битлек” премиясе лауреаты, якут режиссеры Сергей Потапов куелышындагы “Убыр” спектаклен тәкъдим итә. Быелгы фестивальнең репертуарында чит ил классикасы да, этник кыйссалар да, заманча драматургия дә урын алган. Фестивальдә 400дән артык театр әһелләре катнашачак. XIII "Нәүрүз"нең спектакльләре 5 театраль мәйданда: Камал театрының Зур һәм Кече, Тинчурин, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм "Әкият" курчак театрлары сәхнәләрендә күрсәтелә. Спектакльләргә билетларны театрларның кассаларында, Интернет челтәрендә, шулай ук билет сату операторлары аша сатып алырга мөмкин. Фестивальнең тулы афишасы КАССА: 293-03-74 Камал театры 238-56-17 Тинчурин театры 292-18-75 Яшь Тамашачылар театры 237-70-09 Әкият
Г.Камал театры

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев