Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нәсел тамырлары Тукайга тоташучылар Кырлайда очрашты

Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музее бу юлы үзенә кунакларның аеруча кадерлеләрен — тамырлары бөек шагыйрьнең нәсел җебе белән бәйләнүчеләрне җыйды.

Алар — Тукайны Уральскига алып китеп үз гаиләсенә сыендырган Газизә апасының оныгы Наилә Зәбирова, Тукайның әтисе Мөхәммәтгарифның сеңлесе Фаизәнең оныклары — танылган журналист Риман Гыйлемханов һәм Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Лилия Фатыйхова, шагыйрьнең яраткан Саҗидә апасының оныкчыгы Айрат Зәбиров. Нәселдәшләрнең һәммәсен бер җеп бәйли — Тукай һәм һәрберсенең күңелендә шагыйрьгә бәйле кадерле истәлекләр яши.

Наилә Зәбирова Газизә апаның улы Хөсәеннең кызы. Әтисе шагыйрь абыйсын хәтерләмәсә дә, абыйсы аны тугач күреп калган. Ә оныкларын Газизә апа яраткан энесенең шигырьләрен укып, аның үзләрендә яшәгән еллары турында сөйләп үстергән. Әбием белән без шактый еллар бергә яшәдек, ди Наилә апа. Ул гаилә архивындагы тарихи мизгелләрне чагылдырган күп кенә фотоларын музейга тапшырды.

Айрат Зәбиров әбисеннән шагыйрьгә бәйле истәлекләрне сорашып калмавына үкенсә дә, Тукайның шагыйрьлек сәләте үз гаиләсен дә читләп узмавына сөенеп яши. “Әти озак еллар тракторда эшләде. Озын блокнотын гел үзе белән йөртте. Кырда эшләгәндә берничә минут эчендә шигырьләр язып куя иде. Хәзер үземнең кызым шигырьләр яза”, — дип сөйли ул.

Лилия Фатыйхова - шагыйрьнең туганы булуы белән чын күңелдән горурланып яшәүче райондашыбыз. Ул нәсел шәҗәрәсен моннан өч дистә елга якын, университетта укыган елларында ук, төзи башлаган. “Әлеге шәҗәрәне Риман абыйга да бүләк иттем (Риман абыйның әнисе Дания апа белән минем әниемнең әнисе Сатыйга бертуган). “Тукайның туганнары бихисап. Пермь өлкәсе Барда районында имам-хатыйп Рәфыйкъ хәзрәт Акманаев исемле гаҗәеп кеше белән танышырга насыйп булды. Без аның белән шагыйрьнең әнисе ягыннан туганнар булып чыктык. Ул Тукайның бабайсы Зиннәтулла Әмировның шәҗәрәсен төзегән. Тамырларыбызга игътибар артуын, буыннар бәйләнешен күрү бик күңелле хәл. Миндә әле мондый мәгълүматлы шәҗәрә юк иде”, — дип куанып кабул итте ул аны. Тукайның туганнары шулкадәр күп булып та, нигә ул ятимлектә үскән, дигән сорауны шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнүчеләрдән еш ишетергә туры килә. Бу хакта әбиемнең хатирәләре бар иде. Аңа әтисе Габдрахман болай аңлаткан: “Гаиләдә без ун җан идек. Ачлык еллары тормышыбызны тагын да авырайтты. Шуннан әнием Фаизә, Габдулланы үзебезгә ала алмагач, Уральскидагы бай сәүдәгәргә кияүгә чыккан бертуган апасы Газизәгә хат яза. Шулай итеп, Габдулла Кырлайдан Җаекка эләгә”. Фаизә әбием Кушлавычтан Масра авылы мулласына кияүгә чыгып шунда гомер иткән”, — дип хатирәләре белән уртаклаша Лилия апа.

Музей хезмәткәре Нурия Йосыфҗанова тәкъдиме белән оештырылган кичәгә кунак булып язучылар Данил Салихов, Зиннур Мансуров, шагыйрь Рөстәм Зәкуан, якташ шагыйребез — Наил Касыймов, район тарихын барлап бик күп мәгълүматлар туплаган райондашыбыз Ринат Фазлыйәхмәтов та кайткан. Наил абый Яңа Кырлай мәктәбен тәмамлаган егет, Тукайга бәйле истәлекләр аның күңел түрендә яши: “Мәктәп елларында, дөм ятим үскәнлектән, Тукайның туганнары бар дип белми идем, ә алар никадәр күп икән! —дип гаҗәпләнүен яшермәде ул. — Тукай мине укырга өйрәтте. Кышкы кичләрнең берсендә әнием миңа “Кәҗә белән сарык” әкиятен укыды. Аннан, бик ялынсам да, башка укымады. Тукай әкиятләрен укыйсым бик килгәнгә, хәрефләр өйрәнә башладым. Анысын әни өйрәтә иде. Шулай итеп, әкият укыр өчен мин укырга өйрәндем. Бүген кунак булып килгән Зиннур Мансуров - Тукай иҗатын озак еллар өйрәнгән язучы. “Тукай кодексы” дигән күләмле хезмәте моның дәлиле. Зиннур абый шушы хезмәте белән Тукайның бөеклегенә мөһер сукты. Тукайны белгәннәргә дә, белмәгәннәргә дә, шуны укыгыз, дип киңәш итәм мин хәзер”.

Кичәне Расих Галимҗановның һәм Яңа Кырлай мәктәбе коллективының Тукай сүзләренә язылган җырлары, Ашытбаш, Шушмабаш мәктәпләре укучыларының дәртле биюләре, шигырьләре ямьләде.

“Милләтебезнең бөтен өмете, ышанычы — Тукай рухы сүнмәгән яшьләрдә”, — дип хак әйтә Лилия Фатыйхова. Олпат шәхеснең тормыш юлында ачылып бетмәгән якларны эзләнәсе дә эзләнәсе әле. Ә бу очрашуга Тукай нәселе әгъзалары бик шат. Гәрчә Казанда Тукай музеенда һәм Кушлавычта очрашып күрешкән булсалар да, киләчәктә очрашуны тагын өмет итеп саубуллашты алар. Тукай туганнарны, милләттәшләрне очраштыра, берләштерә…

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев