Татар матбугаты
Нәсел җебең кемгә тоташа?
Актаныш якташларын үзенә тарта белә. Биредә дөнья күләмендә танылган шәхесләр бик күп чыккан. Аларны онытмау, буыннан буынга җиткерү максатыннан төрле чаралар оештырыла. Узып баручы елны “Кече Ватан елы” дип игълан итүләре дә юкка түгел. Читтә яшәүче якташларын туган туфракка якынайтуның үзгә бер юлын уйлап тапкан алар.
Актанышлылар ел дәвамында авылларның тарихын барлаганнар, күренекле кешеләрне искә алганнар. Төрле чаралар үткәреп, туган туфракның яшәеше белән башкаларны да таныштыралар. Бу эшне республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең юбилее уңаеннан башлап җибәрәләр. Һәр мәктәптә, бакчада аның яраткан ризыклары белән балаларны сыйлаганнар, пешерергә өйрәткәннәр. Минтимер Шәрип улының әнисе Усыда туган, ә анда чәкчәк пешерү осталары бик күп икән. Районда Шәймиевнең яраткан ризыкларын пешерүләрен белгәч, чәкчәк осталары да бер-берсен тары кыстыбые белән сыйлаган.
Актаныштан чыккан, әдәбиятта, мәдәнияттә, спортта, хезмәттә исемнәре танылган кешеләр катнашында да төрле чаралар уздыралар. Кичәләр белән бергә авылларның шәҗәрәләрен төзи башлаганнар. Дөрес, бу эшкә быел гына тотынмаганнар. Нәсел чылбырын өйрәнү районда инде күптәннән бара. Узган ел мәктәпләр арасында шундый конкурс игълан ителгән булган. Чигеп, тактаны көйдереп эшләгән шәҗәрәләргә кадәр бар иде, дип искә алалар бу бәйге турында. Быел исә авыл җирлекләре арасында уздырырга булганнар. Нәтиҗәдә әлеге эш күпләрдә кызыксыну уяткан, кайбер авыллар документаль фильмнарга кадәр төшергән. Район башлыгы Фаил Камаев авыл тарихын туплаучы мәктәп музейларына игътибарны арттырырга, киләчәк буынга ядкәр тапшыру эшен көчәйтергә кушкан.
Бу юкка түгел. Чөнки авылдан читтә яшәүчеләр җирсүләрен басар өчен туган якларына кайта, үзенең нәселе, буыннары, туганнарын барлый башлый. Ә нәселләрен белүче кешеләр авылларда күп түгел. Бары кеше язмышына битараф булмаучылар гына бу четерекле эшкә тотына. Район башлыгы нәкъ менә шундый кешеләргә мөмкинлекләр булдырырга, ярдәм итәргә кирәклеген әйтә. – Шәҗәрәне ясап куйдың да оныттың түгел. Аны гел тулыландырып торырга кирәк, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова.Дилбәр ханым үзе дә авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән кеше. Әлем авылының 12 буыны билгеле булуын сөйли ул. Тынгысыз җанлы укытучы Тәкый абый Зәкиев, архивларда казынып, өлкәннәр белән сөйләшеп, үз авылы тарихын булдырган, шәҗәрә төзегән. Андыйлар шактый районда. Әнә Байсарның 32 буынын ачыклый алганнар. Борынгы авылларның тарихын язу да бик кыен, күп вакыт сорый торган эш булуын әйтәләр актанышлылар.
Зур бүләк
Тарихны өйрәнгәндә кызык кына фактларга да юлыгалар. Иске Кормаш авылы, мәсәлән, алты нәселдән тора икән. Биредән чыккан өч күренекле рәссам-скульпторның икесе – Тимер нәселенеке. Горький исемендәге үзәк парктагы сугышчы сыны безнең Васил Маликовныкы, диләр. Зөлфәт Басыйров – Уфада, Әсфәр Сәфәргалин Украинада яшәп иҗат иткән. Өчесенең дә сыннары мәктәп музеенда саклана. Мәнди нәселе тарихы аеруча кызыклы. Пугачев гаскәре, Уфадан Казанга барышлый, Кормашта ял итә. Икенче көнне шул урыннан бер карт бала табып ала. Өенә алып кайтып, Мәннән дип исем куша, тәрбияләп үстерә. Менә шул кешенең дәвамчылары булып (Мәнди нәселе) 14 гаилә авылда яши икән, ә читтәгеләрне санасаң...
Койма нәселе – иң зурысы, тармаклысы. Ураза нәселе үзенең “Кыйссаи Таһир илә Зөһрә” дастанын язган Әхмәт Уразаев белән мактана ала. Бу нәселдән бик күп укымышлы кешеләр чыккан. Авылда Кенәз нәселе дә күп тармаклы. Тик менә Акай нәселен бик белеп бетерә алмаганнар, нибары ике гаиләне генә ачыклый алдык, диләр. Авыл тарихын эзләнүгә кормашлылар 2000 нче елларда ук керешкән булган. Койма нәселе дәвамчысы Мәнди бабай язып барган дәфтәрдән дә файдаланганнар. Минзәләдә яшәүче тарих өйрәнүче кеше янына да баралар. – Безнең яклар Уфа губернасы Минзәлә өязенә кергән, – ди Дилбәр Әнвәрова. – Уфаның архивларында булып, Минзәлә, безнең як авыллары турында бик күп язмалар булдырган кеше ул. Аның ярдәмен бик күп тойдык без.– Авылның тарихын видеоязма итеп тә эшләдек. Читтән кайтучылар бу эшебезне зур бүләк итеп кабул итә. Сатып та алалар, бүләк тә итәбез. Шәҗәрәләр белән бәйрәмнәрдә катнашканда, әтием яки әнием Кормашныкы иде, туганнарны табарга ярдәм итә алмассызмы, диләр. Ярдәм итүебез өчен рәхмәтләрен җиткерәләр, – ди Рамилә Хәмәтуллина.
Ике Суыксуны чишмә генә бүлә
Суыксу авылы 1700 нче елларда барлыкка килгән, диләр. Баштарак бу урынга марилар килеп урнаша, безнең җирләрдә икмәк яхшы үсә дип, үзләре янына татарларны чакырып китерәләр. Бүген бу ике авылны чишмә генә аерып тора. Татар да, мари да бер булып яши, тарихны да бергәләп өйрәнәләр. Шунысы үзенчәлекле: суыксулар социаль объектларның шәҗәрәсен фанерга уеп ясаганнар. Киләчәктә ачыласы биналарга яфраклар да ясап куйганнар. Мәдәният йортында булган ремонт та кертелгән, спорт мәйданчыгы төзелү дә – барысы да урын алган биредә. Оешмалар турындагы мәгълүматларны китапханәдә эшләгән Рәшидә апа Солтанова төзегән була. “Ул җыйганны без дәвам иттердек”, – ди Гөлназ ханым Баянова.
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев