Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Нәҗип Җиһанов исемендәге "Мирас" III татар музыкасы фестивале ачыла

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” III татар музыкасы фестивале ачыла. Фестивальне Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестры уздыра. Арт-директоры - музыка белгече, сәнгать фәннәре докторы, профессор Вадим Дулат-Алеев. Быел фестивальнең беренчесе күренекле дирижер Фуат Мансуровның тууына 90 еллыгына багышлана. Концертның дирижеры - Татарстан Республикасының Симфоник Дәүләт оркестрының баш дирижеры Александр Сладковский. Концертта Нәҗип Җиһанов, Әнвәр Бакиров, Рәшит Гобәйдуллин, Заһид Хәбибуллин, Шамил Шәрифуллин, Резидә Әхиярова әсәрләре яңгыраячак. Фестиваль концертларының икенчесе - Яруллиннар династиясенә, өченчесе Татарстан һәм Россия Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның 60 яшьлек юбилеена багышлана.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев