Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Нәфис Косметикс"та яңа генераль директор

"Нәфис Косметикс" гавами акционерлык җәмгыяте ("НӘФИС" компанияләр төркеменә керә) генераль директоры итеп Рөстәм Рәүф улы Нуриев билгеләнде, дип хәбәр итә "НӘФИС" компанияләр төркеме PR-төркеме. Сәламәтлегенә бәйле рәвештә вазифасыннан киткән Роман Пивков компаниянең Директорлар советы составында калды. Рөстәм Рәүф улы Нуриев 1983 елда туган, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетын икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген 2004 елда "Саман" фирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә сәүдә вәкиле вазифасынан башлаган һәм ике айдан соң ук сатулар бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнгән. 2011 елда Рөстәм Нуриев сатулар дирекциясенең төп клиентлары белән эшләүче директоры вазифасында "Нәфис" компанияләр төркеме командасына килгән. 2015 елның февралендә "Нәфис Косметикс" ГАҖның коммерция директоры вазифасына билгеләнгән һәм биш айдан компаниянең вице-президенты - сатулар дирекциясендә сатулар буенча директор булган. 2016 елның июненнән "Нәфис Косметикс" ГАҖны җитәкли. Өйләнгән, өч бала тәрбиялиләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев