Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Намаздагы догалар яздырылган CD җыентык дөнья күрде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дин кардәшләребезгә зур күчтәнәч әзерләде – намаздагы догалар яздырылган CD җыентык дөнья күрде. Әлеге аудио җыентык "Азан" мөселман радиосы студиясендә яздырылган. Тираж эшләүне "Аксу" продюсерлык үзәге башкарган. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте җиткерде. Җыентыкта: "Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Һәр мөселман кешесенә Ислам диненең биш баганасы таныш. Аларның берсе – намаз уку. Һәр мөселманга намаз уку тиешлеге турында Коръәннең күп аятьләрендә әйтелә. Шуларның берсен, “Ән-Ниса” сүрәсенең 103 нче аятен искә төшерик: “Намазны торгызыгыз, дөреслектә, намаз мөселманнарга билгеле вакытларда үтәлергә тиешле гамәл итеп йөкләтелде”. Кайберәүләр: «Намаз укыр идем, догаларын белмим», – ди. Ә ул догаларны өйрәнү бик җиңел. Ниятең генә нык булсын. Әлеге җыентыкта Намаздагы догалар тәкъдим ителә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга ияреп Сез намаз догаларын дөрес итеп, мәгънәсен аңлап укырга өйрәнерсез. Аллаһ изге ниятләрегездә ярдәмче булсын", – дигән мөрәҗәгать сүзләре язылган.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев