Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Наил Шәйхетдинов турында "Мин сәхнәдә рухани" дип исемләнгән китап дөнья күрде

28 октябрьдә 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Россия һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышланган китапны тәкъдим итү кичәсе була.  Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичәдә Наил Шәйхетдинов уйнаган спектакльләрдән өзекләр күрсәтеләчәк, аның истәлегенә шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дуслары, хезмәттәшләре Наил абый турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Иҗади кичә Чирмешән районы хакимияте һәм якташлар җәмгыяте белән берлектә уздырыла.
“Мин сәхнәдә рухани” дип аталган китапның төзүче авторы һәм мөхәррире - журналист Илдар Кыямов. Китап 5 бүлектән тора. Беренчесендә Наил абыйның туганнары, дуслары, авылдашларының истәлекләре китерелә. Алар мәшһүр артистның сабыйлык һәм үсмер елларын хәтердә яңарта, киң катлам укучыларга әлегәчә ишетмәгән-белмәгән фактларны төшендерә. Икенче бүлектә Наил Шәйхетдиновның театр училищесында белем алган чорына бәйле язмалар урын алган. Өченче бүлектә атаклы артистның хезмәттәшләре Наил абый турында эчкерсез хатирәләре белән уртаклаша. Дүртенче бүлектә төрле елларда төрле басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, әңгәмәләр һәм башка язмалар урнаштырылган. Бишенче бүлек Наил абыйның гаиләсенә багышлана. Басма күпсанлы фотолар белән баетылгын.
Белешмә: Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга килә. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.
Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.
Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.
Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.
Ул башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә  тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев