Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Нәҗип Җиһановның "Түләк" операсы концерт варианты тәкъдим ителде (видео)

Кичә Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә Нәҗип Җиһановка багышлап, «Милли музыкаль театр сәнгате турында уйланулар. Тарих һәм бүгенге көн» түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда  Опера студиясе Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсының концерт вариантын тәкъдим итте. Либретто авторы – Нәкый Исәнбәт. Опера сюжеты нигезендә мәхәббәт һәм хыянәт, батыр егет Түләкнең җир өстендәге һәм күл төбендәге тормышы ята. Татар опера театры 1945 һәм 1967 елларда “Түләк” операсын ике тапкыр куйган. Операның «Түләк һәм Су-Сылу» дип аталган икенче редакциясе композиторның опера жанрындагы соңгы эше. Консерваториянең кече залында тамашачы бер үк партияләрне берничә башкаруда тыңлый алды. Түләк партиясен Илгиз Мөхетдинов һәм Илдар Рәхимов, Аембикә партиясен Айгөл Хәйри һәм Айгөл Гардисламова, Алимбәкханны Илгиз Зәкиев, Су-сылуны Сөмбел Ситдыйкова белән Нурзия Сабитова, Су иясен Ирек Фәттахов, Сыртланны Руслан Закиров башкарды. “Түләк” операсы тулысынча апрель аенда куелачак. Хәзер аңа әзерлек бара. Тамашачы әлегә Казан консерваториясендә уку процессында музыкаль театрның репертуарына алынырлык әсәрләр әзерләнүенә ышанды. Операның концерт вариантын Консерватория ректоры Рубин Абдуллин, укытучылар, җырчылар, студентлар, журналистлар тамаша кылды. Моңарчы Опера студиясе Җәүдәт Фәйзинең “Башмагым” музыкаль комедиясе, Т.Гыйззәт әсәре буенча иҗат ителгән «Наемщик» музыкаль драмасы һәм башка музыкаль әсәрләрне чыгарган иде. Опера студиясенең җитәкчесе – Әлфия Җаббарова. Татар теле укытучысы – Гүзәл Сәгыйтова. Мәгълүмат өчен. Нәҗип Җиһанов сигез опера, өч балет, униҗиде эре симфоник әсәр, сюиталар, җырлар, күп санлы камера, вокаль һәм инструменталь әсәрләр авторы. Татар дәүләт опера һәм балет сәхнәсендә аның «Качкын» (1939), «Алтынчәч» (1941), «Шагыйрь» (1947), «Илдар» (1942, 2нче ред. ― Җиңү юлы, 1954), «Түләк» (1945, икенче редакциясе - «Түләк һәм Су-Сылу», 1967), «Намус» (1950), «Җәлил» (1957) әсәрләре куелган.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев