Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Музыкант Роберт Юлдашевның "Курайчы" төркеме Russian World Music Awards илкүләм бәйгесендә иң күп тавыш җыйган

Башкортостанның халык артисты, курайчы Роберт Юлдашевның “Курайчы” төркеме Russian World Music Awards илкүләм бәйгесендә тамашачылардан иң күп тавыш җыйган. Бу хакта Премиянең социаль челтәрдәге битендә хәбәр ителә.

Russian World Music Awards - Россиядә этник музыка юнәлешендә иҗат итүчеләрне билгеләүче беренче премия.  Тамашачы симпатиясе призы номинантларына тавыш бирү vk.comда 30 сентябрьгә кадәр дәвам иткән.

Ноябрьдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

Роберт Нәҗип улы Юлдашев 1971нче елда Уфада туган. Башкорстанның халык артисты, 2007 елдан - Башкортстан курайчылары Союзы вәкиле. "Курайчы" иҗади төркеме җитәкчесе. Халыкара конкурслар лауреаты. Аның Пелагея, Гарик Сукачев һәм Россиядә танылган башка музыкантлар белән берлектә чыгыш ясаганы бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев