Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Музыкаль зәвык төрлелегенә ия булган башкалабыз халкы төрек аркадашларыбызга кайнар алкышларын кызганмады

"Казанда ай саен төрекләрнең  мәдәни проектларын оештырабыз. Бүген Казан тамашачысына “Каан Мете Трио” төркеме чыгышын тәкъдим итәбез. Бу  - аларның Татарстанда беренче концертлары", - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Төркиянең Казандагы баш консулы  Турхан Дилмач.
“Казанда өч ел эшлим, - ди баш консул. – Татар әдәбияты, татар мәдәнияте белән якыннан танышып барырга тырышам. Татар концертларына да йөрим, татар радиолары тыңлыйм. Бу минем татар телемне камилләштерергә дә ярдәм итә.
Музыкаль проектлардан тыш Татарстан һәм Төркия рәссамнарының күргәзмәләрен дә оештырабыз. Чираттагысын "Кол Шәриф" мәчетендә урнашкан Ислам тарихы музеенда сентябрь аенда уздырырбыз, дип өметләнәм. Моннан тыш төрек ашлары белән якыннанрак таныштыру чаралары еш булып тора”.
Кичә "Ак Барс" яшьләр үзәгендә "Каан Мете Трио” төрек джаз төркеме Казан тамашачысына җанлы музыка тәкъдим итте. Төрек музыкантларының концерты Юныс Әмрә институты ярдәме белән  оештырылды. Музыкаль төркемне оештыручы һәм рухи идея авторы  - Али Каан Мете. Музыкант үзе дә көйләр яза.  “Йөрәк ярасы” дигән композициясен казанлылар да алкышларга күмде.
“Каан Мете Трио” төркеме Истанбулда 1998 елда оеша. Музыкаль композицияләрне башкару өчен, музыкантлар акустик гитара, электр гитарасы һәм  контрабас уен коралларын куллана. Төрек  музыкантлары Төркия Республикасының төрле фестивальләрендә, шулай ук чит илләрдә дә чыгыш ясый. Мәсәлән, 2009 елда  «Каан Мете Трио» Франциядә берничә концертын оештырды. Төрек төркеме  «Джаз-мануш» (jazz-manouche) стилендәге музыка башкара. Бу - джазның европача юнәлеше. Ул шулай ук чегән джазы (gypsy-jazz) һәм чегән свингы (gypsy-swing) исеме белән дә мәгълүм. Джаз-манушта башлап уйнаучы корал – акустик гитара. Аннан тыш скрипка, аккордеон яисә кларнет, саксофон кебек тынлы кораллар да соло башкара ала. Казан тамашачысы исә сәхнәдә өч музыкант чыгышын карады һәм электр гитарасы, гади гитара һәм чиертеп уйнала торган контрабасны тыңлады.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев