Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Музыкаль дистә"не "Кайнар хит" алыштырачак

“Яңа гасыр” телеканалында “Музыкаль дистә” тапшыруы урынына “Кайнар хит” тапшыруы алмашка килә. Бу хакта “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов хәбәр итте. Бүген яңа телесезонга багышланган матбугат конференциясе узды.

“Кайнар хит” беренче тапкыр узган шимбәдә чыккан. Ул иртәнге 10 нан 11 гә кадәр вакыт аралыгында күрсәтеләчәк. Аны “Алабута” җыры белән танылган Айсылу Габдинова алып барачак. Данил Гыйниятов аның яшьләр программасында “Поем и учим татарский язык” программасында алып баручы буларак берничә чыгарылышта катнашуын да искәртте.

“Тапшыруга атна дәвамында “Болгар” радиосында хит-парадта катнашкан 10 җыр керәчәк. Эфир вакытында тамашачылар турыдан-туры тавыш бирәләр. Атна дәвамында һәм эфир барышында бирелгән тавышлар саны кушылачак. Иң аз тавыш җыйган клип төшеп калачак”, - дип белдерде Данил Гыйниятов.

“Кайнар хит” тапшыруының дәвамы буларак ай саен “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Болгар” радиосы концерты уздырылачак. Хит булган җырлар шушы концертта яңгыраячак. “Болгар” радиосы концерты телевизион форматта һәр атна якшәмбе көнне кичен 20 сәгать 30 минутта күрсәтеләчәк. “Бу “Җомга киче” проектына алмашка килә. Бу радиодан башланып, концерт белән тәмамлана торган тулаем бер цикл”, - диде Данил Гыйниятов. Ул киләсе елның февраль аенда шул хитларның “Болгар радиосы” милли премиясенә чыгачагын билгеләп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев