Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Музей – халык, милләт хәтере (авыл музейларыннан фоторепортаж)

Музей – үткәннәргә сәяхәт. Музей – халык, милләт хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра.

Музей тормышы әкрен генә үз көенә гөрли. ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Дәүләт Советы утырышында халыкның музейларга күбрәк йөри башлаганы турында әйтте. “Барлыгы республикада 149 музей эшчәнлек итә, 43 структур бүлекчәсе булган 14 дәүләт музее һәм 43 структур бүлекчәле 49 муниципаль музей эшли. 2015 елда Татарстанда музейга йөрүчеләр саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 22 процентка арткан һәм 4 млн 444 мең кешене тәшкил иткән. 2015 елда дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыкларга ТР бюджетыннан  382 млн 510 мең сум бүлеп бирелеп, музейлар 77 млн 796 мең сум күләмендә табыш китергән”, – дип белдерә министр.

Татарстанның һәр районында төбәк өйрәнү музее бар. Аларга кергәч, туган якның үткәненә сәяхәт иткәндәй буласың.

Һәрбер район үз тамашачысын җәлеп итү буенча эшчәнлек алып барырга тырыша. Актив пропагандалау, экспонатларның үзенчәлеге, экскурсияләр музейга килүчеләрне кызыксындыру юнәлешендә башкарыла.

Intertat.ru хәбәрчесе дә авыл музейларына сәяхәт кылды, халыкның музейларга йөрү-йөрмәве белән кызыксынды.

Әлмәт районы Елхово авылы тарихи музее үзбәк архитекторы А.А.Зайнетдинов проекты буенча шәрык стилендә төзелгән. Экспонатларны музейга нигез салучы атказанган мәдәният хезмәткәре Хәлиулла Әхмәтшин туплый башлаган. Музей эшли башлаганда экспонатлар арасында дүрт мөгезле кәҗә, дүрт мөгезле сарык, дүрт аяклы каз бәбкәсе була. Бу мутантлар XX гасырның 70нче елларында авылга нефтьчеләр килгәч туган булган.

Музейга килүчеләргә татар крестьяны Төхвәтулла бабай һәм аның карчыгы Мәрьям әби ызбасы макеты да кызыклы. Бу экспозициядә аларның өе, көнкүреш әйберләре, кәҗә бәтие карачкысы, гомумән, сугышка кадәр авыл кешеләренең ничек яшәве чагылыш таба. Монда яшьләр фотога төшәргә ярата, ди музей хезмәткәре Гөлфия апа. Музейда агач савыт-саба, йорт җиһазлары, өй кирәк-яраклары, хайван карачкылары һәм гражданнар сугышы, колхозлар оешуы, Бөек Ватан сугышында авыл халкының батырлыклары турында кулъязмалар бар. Сугыштан соңгы колхоз эшчәнлегенә һәм медицинага багышланган зал, “Кара алтын” эзләүчеләр турында экспозиция эшли.

– Шәһәрдән ерак булу аркасында безнең музей турында бик белмиләр, –дип зарлана музей хезмәткәрләре. – Күбрәк мәктәп балалары йөри. Җәй көне лагерьдән киләләр. Елга 5-6 мең кеше музеебыз белән таныша. Авыл халкы элекке көнкүреш әйберләре: борынгы фотолар, хатлар, китаплар, киемнәр, алъяпкычлар, сөлгеләр алып килә. 70нче еллар әйберләрен дә музейга туплый башладык.

Биектау районындагы кызыл кирпечтән төзелгән ике катлы музей бинасы әле яңа. Фондларда 1000нән артык саклау берәмлеге исәпләнә.

Музейда археологик казылмалардан чыккан акчалар, көнкүреш әйберләре, Биектау тарихы белән бәйле Пугачев, Петр I шәхесләренә багышланган стендлар бар, Бөек Ватан сугышына аерым зал бүлеп бирелгән.

Музейга студентлар, мәктәп укучылары йөри.

– Балалар башта укытучылары белән килсәләр, аннары әти-әниләрен дә музейга чакыра. Килүчеләрнең тәэсирләренә карап, экскурсиягә төзәтмәләр кертебез, – ди музей хезмәткәре Резедә Фазуллина. Музейга көненә 5-6 кеше кереп чыга икән.

Музей – Биектау районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары очрашу, аралашу урыны. Ул Бөек Ватан сугышы каһарманнары, аларның батырлыклары белән таныштырганда зур хәзинә булып тора. Музей хезмәткәре әйтүенчә,  район халкы әледән-әле музейны тулыландырырга тырыша: я чормаларда сакланган граммофон, я әле еракка җыеп куелмаган фотоаппаратлар, фотолар, китаплар алып килә.

Арчада урнашкан “Казан арты” музее директоры Ришат Камалов әйтүенчә, каникуллар вакытында балалар әти-әниләре белән музейга йөрергә ярата. Көненә уртача 20-30 кеше була. Күчмә күргәзмәләрне дә исәпкә алганда, елына якынча 8000 кеше Казан арты татарлары тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныша.

Арчада “виртуаль музей” да оештырганнар, күргәзмәләрне онлайн карарга мөмкин, интернет челтәрендә сайтлары да бар. Экскурсияләрне татар, рус, инглиз, немец телләрендә алып бара алалар.

– Арчага килгән Чехия кунаклары да музейны ошатты. Безнең музей Казан шәһәрендәгеләрдән ким түгел. Эшчәнлекне активлаштыруда якташыбыз Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко булышлык итә, – ди Ришат Камалов.

Арча музей фондларында 15 меңнән артык саклау берәмлеге исәпләнә. Төп фонд – 11955, фәнни-ярдәмче фонд 3559 берәмлек. Соңгы елда экспонатлар саны тагын да арткан. Алар исәбенә кулланма сәнгать, көнкүреш һәм этнография әйберләре дә керә.

Балтач районы Карадуган авылында урнашкан Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее елына 2000 тирәсе кеше кабул итә, ди музей директоры Фирая Зыятдинова. Килүчеләр арасында күбрәк укучылар, студентлар һәм авыл кунаклары була икән.

Музейның бинасы да үзенчәлекле. Ул сәүдәгәр Мортаза Мөлеков тарафыннан 1911 елда Себер трактында кунакханә буларак төзелгән ике катлы таш бинада урнашкан.

Музейда элемтә тарихына багышланган бүлек махсус урын алып тора. Карадуган музеенда 1797, 1887 еллар элемтә юллары картасы, Казан губернасының телеграф картасы, морзе – телеграф аппараты, борынгы телеграф һәм телефон аппаратлары, репродукторлар, беренче телевизор бар. Төп фондны 3963 экспонат тәшкил итә.

Гомумән алганда, авыл музейларына мәктәп укучылары, студентлар һәм тарих сагындагы авыл әби-бабайлары йөри. Ә урта яшьтәгеләрнең музейга барырга я вакытлары, я теләкләре юк. Югыйсә, авыл музеена барып, үзеңә кызыклы мәгълүмат табып була икән. Билет бәяләре дә арзан: иң кыйбаты 50 сум.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев