Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Муса Җәлилнең оныкчыклары Татарстанда концерт куя

Җәлил оныкчыклары Михаил Митрофанов-Җәлил белән Елизавета Малышева-Җәлилләр Татарстанга концерт белән килделәр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Яшь артистлар кичә Сарман районының Җәлил бистәсендә чыгыш ясасалар, бүген Чаллының Орган залында концерт бирәчәкләр.

Михаил Җәлил П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршындагы Үзәк музыка мәктәбе укучысы, 8 яшьлек Елизавета шул ук мәктәпнең 1нче классында укый. Нәни скрипач Лиза Татарстанга Нәҗип Җиһанов әсәрен алып килгән.

Михаил белән Елизавета талантлы яшь музыкантлар – Мәскәү музыка мәктәпләре укучылары белән бергә “Балалар балаларга ярдәм итә” исемле проектта катнаша. Катнашучыларның һәрберсе халыкара һәм бөтенроссия конкурслар лауреатлары.

“Кичәге чыгышыбыздан бик канәгать. Зал тулы иде, Җәлилдә безне яхшы кабул иттеләр. Хәзерге вакытта Чаллыда репетициябез бара. Иртәгә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясаячакбыз”, - дп хәбәр итте проект авторы, Чулпан Җәлилеваның кызы Татьяна Малышева. Ул үзе концертта фортепиано партияләрен башкара.

Иртәгә яшь музыкантлар Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында чыгыш ясаячак. 18.00 сәгатьтә башлана.

Концертларны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Арт-Линия” фонды оештыра. Билетлар республиканың музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучыларына һәм укытучыларына таратылган. “Килгән кешегә урын табарбыз. Килегез!” ди оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев