Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Муса Җәлилнең оныгы хәйрия концертларыннан җыелган акчаларны балалар хосписына тапшырды

17 октябрь көнне КФУның ректор бакчасында тантаналы рәвештә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылышында каһарманның оныгы - «Балалардан балаларга ярдәм» фонды программасы музыкаль җитәкчесе Татьяна Малышева хәйрия концертларында җыелган барлык акчаны Казандагы балалар хосписына тапшырды.

«Балалардан балаларга ярдәм» программасы кысаларында фонд белгечләре Казанда һәм Чаллы шәһәрләрендә өч социаль концерт үткәргән. «Таланттан талант туа дип юкка гына әйтмиләр. Аның балалары һәм оныклары шушы көннәрдә Казанда һәм Чаллы шәһәрендә әтиләре һәм бабалары истәлегенә зур концерт программасы үткәрделәр. Җыелган акчалары хәйрия максатыннан тотыла», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фарит Мөхәммәтшин.

«Мин Татарстан герое Муса Җәлил гаиләсенә бик рәхмәтлемен, – дип мөрәҗәгать итте кунакларга Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе, балалар хосписы җитәкчесе Владимир Вавилов. – Бүген алар кайчандыр беренче ташын Фарит Хәйрулович салган балалар хосписына ярдәм күрсәтәләр. Хәзер хоспис ике меңләп кечкенә пациентка ярдәм күрсәтте инде. Миһербанлы, балаларга мәхәббәтле булганыгыз, ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә».

Тантаналы вакыйгада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.

«Без Мәскәүдә яшәсәк тә Казан белән бәйле булуыбызга горурланабыз. Казан университетында бөек кешеләр укыган һәм ачышлар ясаган, хәзер биредә Муса Җәлилгә һәйкәл торачак. Бу зур горурлык, зур мәртәбә. Минем әтием тормышны, яшьләрне ярата иде. Биредә яшьләр бу һәйкәлне күреп торчак һәм хөрмәтле булачак – бу безнең гаилә өчен зур бәхет. Безнең геройлар без аларны искә алып торганда – алар исән», – диде ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев