Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Муса Җәлил музееның әдәби-музыкаль салонында Шаһинур Мостафин белән очрашу узачак

26 гыйнварда 14:00 сәгатьтә М.Җәлил музее каршындагы “Кызыл ромашка” клубы үз эшен дәвам итә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы корреспондентына М.Җәлил музее хезмәткәрләре хәбәр итте. 2018 елда “Кызыл ромашка” клубының беренче утырышы Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе (1982), Татарстан Язучылар берлеге, Мамадыш районы хакимияте һәм «Чулпан» агрофирмасының Шәйхи Маннур исемендәге премиясе (1995), Кол Гали исемендәге премия (2000) лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” бәйгесендә хәрби темага язган әсәрләре белән катнашып, “Журналистикада абруйлы исем” номинациясе буенча лауреат исеменә лаек булган, “Хәтер яктысы” экспедициясе җитәкчесе, язучы Шаһинур Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышлана. “Шаһинур Мостафин эзтабар әдип буларак, яу кырында мәңгелеккә ятып калган каһарманнарыбызны барлау, аларның кылган батырлыкларын, якты исемнәрен хәзерге һәм киләчәк буыннар хәтеренә җиткерү юнәлешендә армый-талмый эшләүче әдип. Ул үзенең остазлары Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин, Самат Шакир, Шамил Рәкыйпов юнәлеш биргән үтә катлаулы, әмма бик тә игелекле, изге шөгыльне уңышлы дәвам итә. Ш.Мостафин җитәкчелегендәге “Хәтер яктысы” экспедициясе әгъзалары соңгы елларда гына да, хәрби архивларда кат-кат эшләп Бөек Ватан сугышының моңарчы билгесез булган батырлары турында бай мәгълүматлар туплап кайттылар”, - дип хәбәр итә проект авторлары. Шаһинур Мостафин әдәбият сөючеләргә шагыйрь, публицист, документаль проза өлкәсендә эшләүче каләм иясе буларак таныш. Иң беренче шигырен ул каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышлап, алтынчы сыйныфта укыганда иҗат итә. Язучылар союзы рәисе урынбасары булып эшләгән елларда Шаһинур абый музей белән тыгыз элемтәдә тора, бүген дә биредә үткәрелә торган очрашуларда бик теләп катнаша. Ул чын мәгьнәсендә музейның якын дусты. Әлеге ошрашуда әдәбият белгечләре, язучының замандашлары, якташлары, хезмәттәшләре булыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, 26 гыйнвар көндезге сәгать икедә Муса Җәлил музееның әдәби-музыкаль салонында Ш.Мостафин белән очрашу булачак.
Мөршидә Кыямова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев