Татар матбугаты
Муса Җәлил исемендәге республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады
Татарстанда Муса Җәлил исемендәге 2018-2019 еллар республика премиясенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премия ике елга бер тапкыр 4 номинантка – 30 яшькәчә талантлы яшьләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк авторларга, коллективларга, яшьләр белән эшләүче иҗади берләшмәләргә бирелә.
- Муса Җәлил исемендәге республика премиясе сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия өлкәсе үсешенә өлеш керткән һәм яшьләр эшмәкәрлеге өлкәсендә зур казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырган өчен тапшырыла. Лауреатларга 200 000 сум күләмендә акчалата премия, Диплом һәм махсус күкрәк билгесе бирелә.
Татар-информ
Фото: Михаил Захаров/архив
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев