Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Муса Җәлил, Дәрдемәнд, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова һ.б. күренекле татар шәхесләренең балалары кем?

Бу шәхесләрнең исемнәре татар әдәбияты, сәнгате тарихына мәңгелеккә кереп калган. Ә менә аларның гаиләсе, балалары турында мәгълүматларны халык белми диярлек. Ә кызыксыну бар, шулай бит? Intertat.ru электрон газетасы төрле елларга татар матбугатында чыккан мәгълүматларны җыеп, күзәтү әзерләде.
Герой шагыйрь Муса Җәлилнең исемен сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда телгә алырга ярамаганлыгын беләбез. Вакыт узу белән, аның язмышы, иҗаты буенча күп өйрәнүләр, эзләнүләр башкарылган. Тик шулай да, тоталитар система Муса биографиясеннән аның балаларын сызып атуны кирәк дип тапкан. 90 еллар башында гына матбугатта алар турында аз-маз хәбәрләр күренә башлый. Билгеле булганча, Муса Җәлил бер генә тапкыр өйләнмәгән. Рауза ханым белән никахыннан аның улы Альберт Җәлиловтуа. Бердәнбер һәм яраткан улы. Кечкенәдән хәрби очучы булырга хыялланган. Бер күзенең авыру булуы сәбәпле, ул медтикшерү уза алмый һәм очучы булу теләгенә нокта куярга туры килә. Ул Саратов хәрби училищесын тәмамлый, аннан хезмәт итү өчен Кавказга юллама ала. 1976 елда Альберт Җәлилов алдагы хезмәтен Германиядә узарга җибәрүләрен сорап, рапорт яза. Шулай итеп, 12 ел гомерен ул Германиядә хезмәт итә. Бу вакытта әтисенең язмышы турында ныклап кызыксына башлый, эзләнүләр алып бара. Аның турында генерал-майор А. Воронин болай дигән: «Подполковник Җәлилов акыллы, җитди, күп сөйләшмәүче егет. Без аның хәрби хезмәте соңында Көнбатыш Берлинга, әтисенең эзләре буйлап барырга теләвен белдек. Ул - үзенең әтисенә лаеклы егет”. Альберт Җәлилов гомере буена әтисенең китапларын кадерләп саклый. Шагыйрьнең беренче китабы аңа 3 ай булганда басыла һәм ул аны улына автограф белән бүләк иткән була. Фронтка китәр алдыннан Муса гаиләсе белән саубуллаша, улын кысып кочаклый һәм битләреннән үбә. Малайга бу вакытта 7 яшьләр тирәсе булган.  Әлеге очрашу аның әтисе белән соңгы күрешүе була. Альбертның 2 улы бар. Алар Муса Җәлил нәселен дәвам итүчеләр. (Мордовия, “Спутник/ Юлдаш” газетасы Мансур Хәкимов). Муса Җәлилнең икенче хатыны Зәкия Садыковадан – кызы Люция. Аны күргән кешеләр, нәкъ әтисе чалымлы кыз, диләр. Люция, мәктәпне тәмамлагач, музыкаль училищеда укый, дирижерлык һәм вокал бүлеген тәмамлый. Аннан соң, Мәскәүгә килеп, дәүләт кинематография институтына укырга керә. Әтисе турында фильм төшерергә хыяллана. “Моабит дәфтәре” фильмында Люция режиссер ассистенты  буларак катнаша. Өченче хатыны Әминә ханымнан (паспорт буенча Нина Константиновна) Муса Җәлилнең Чулпан исемле кызы бар. Ул М.В. Ломанов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын филология факультетын тәмамлаган. 36 ел «Художественная литература» исемле зур нашрият йортында рус классикасы редакциясендә эшли. Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Хезмәт алдынгысы медале белән бүләкләнгән. Үзе эшләгән бу нәшрият йортында Рафаэль Мостафин белән әтисенең берничә китабын бастыруга әзерли. Чулпанның кызы Татьяна, оныклары Миша, Лиза музыкага мөккибән балалар. Алар барысы да Мәскәү шәһәрендә гомер кичерә. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев тә өч тапкыр гаилә кора. Улы Альфред 1926 елда – Валентина Мухина белән никахтан туган бала. Бу хатыны белән бик яратышып өйләнешсәләр дә, бәхетләре озакка бармый. Валентина бала тапканнан соң, каны зарарланып, вафат була. Тормыш иптәшенә төс кыяфәте  белән генә түгел, ә холкы белән дә аңа охшаш малай бүләк итә ул. Сәйдәш хатынының үлемен бик авыр кичерә. Баланы Мәхүбҗамал әнисе белән үзе тәрбияли. Альфред 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Аннан исән-сау әйләнеп кайткач, КГУның юридик факультетын тәмамлый. Кечкенәдән сәнгатькә тартыла, үзлегеннән ноталар, музыка уен коралларында уйнарга өйрәнә, музыка иҗат итә, И.Юзеев, Ш.Галиев шигырьләренә җырлар яза, пианинода бик оста уйный. Тик Салих Сәйдәшев улының музыкант булуын теләми. Нәтиҗәдә, Альфред РФ һәм ТРның хөрмәтле юристы. Яр-Чаллы һәм Лениногорск шәһәрләрендә судья, озак еллар Республиканың югары суды сессиясендә җитәкче булып эшли. Әтисе турындагы истәлекләрдән торган бик матур китап бастыра. Аның улы университетның физфагын, ике кызы консерваторияне тәмамлый. Кечкенә кызы Әлфия Сәйдәшев музееның фәнни хезмәткәре. 1929 елда Салих Сафия Алпаровага өйләнә. Ул театрда билет сатучы булып эшли. Бу туй бөтен Казан өчен зур вакыйга була. Бергә 1943 елга кадәр яшиләр. Өченче хатыны Асия Казакова - Баку шәһәреннән. Сәйдәшев гастрольләр белән килгәндә, һәрвакыт аның әти-әнисе йортында туктала торган була. Балалары Нәүфәл, Эмиль, Реләф күптән инде гүр ияләре. Гәҗит-журналлар нәшер итүче, алтын приискалары хуҗасы, күренекле татар шагыйре Закир Рәмиев (Дәрдемәнд)нең 8 баласы булганлыгы билгеле. Шуларның берсе Искәндәр Рәмиев, “Хөсәения” мәктәбен тәмамлагач, Санкт-Петербург гимназиясендә белем ала. Сугыш алдыннан Франкфурт-на-Майне институтында инженерлык белгечлеген үзләштерә, инженер-металлург булып эшли. Ул үз өлкәсендә яхшы хезмәткәр, тыйнак, ярдәмчел кеше була. Шулай да бу сыйфатлары аны совет власте эзәрлекләүләреннән саклап кала алмый. Ике тапкыр репрессияләнә: беренчесендә 9 ай бер кешелек камерада утырып чыга, икенчесендә Томск өлкәсенә сөргенгә җибәрелә. 1943 елда шунда үлә. Аның улы Бәшир техник фәннәр докторы,  РСФСР ның атаклы уйлап табучысы. Аның электроника өлкәсендәге ачышларын космос сәнәгатендә дә киң файдаланалар. Дәрдемәнднең уртанчы улы Ягъфәр гражданнар сугышында Башкорт кавалериясе бригадасында штаб җитәкчесе була. Сугыш яраларыннан кулын югалта. Поляковка, Алтынташ шәһәрләрендә яши һәм эшли. Дәрдемәнднең тагын бер улы  -Гариф Рәмиев 1917 елда илдән чыгып китә. Франция, Финляндия һәм башка илләрдә яши. 30 елдан артык мөгаллимлек итә. Рим шәһәрендә үлүе билгеле. Профессиональ белемле беренче татар хатын-кыз композиторы, артист, җырчы Сара Садыйкова һәм артист, режиссерГазиз Айдарскийның кызы – Әлфия Айдарская. Балачакта әби-бабасы тәрбиясендә яши. Әтисе бик яшьли үлеп китә. Кечкенәдән биергә яратучы кыз Ленинград хореография училищесын тәмамлый. Сугыш башлангач, ул әнисе янына Казанга кайта. К.Маркс урамындагы бер бүлмәдә әнисе белән авыр вакытларны: ачлыкны, салкынлыкны, якыннарын югалту ачысын кичерә. “Аз гына булса да җылыныр өчен, бөтен әйберне ягып бетердек, ноталар, фотолар һәм хатлар гына калды”, - дип искә ала ул үзе бу турыда. Аның тормыш иптәше Всеволод Грекулов – музыкант, уллары Ростислав шулай ук музыка юлыннан китә. Бүгенге көндә алар инде безнең арада юк. Татар шагыйре, совет поэзиясенә нигез салучыларның берсе Һади Такташның ике никахтан ике улы булган. Хатыннары икесе дә  Гөлчирә исемле. Беренче никахыннан улы Рафаэль туа. Хатыны, улын алып, аннан киткәч, бу вакыйганы бик авыр кичерә. Сагынудан хатлар яза. Аларны улына тапшыруын үтенә: “Ертса да, яндырса да берни әйтмим, мин язган бу хатларны үз кулларына алып тотсын гына”, - дип яза ул хатынына. Рафаэль Мәскәүнең сәнгать институтында, Ленинградта 4 ел сәнгать белгечлегенә укый. Ул үзбәк сәнгате өлкәсендә билгеле шәхес. Гомеренең күп вакыты Үзбәкстан белән бәйләнгән. Ул сәнгать фәннәре докторы, профессор, 300 дән артык публикация авторы, озак еллар Чыңгыз Ахмаров иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә. Гомеренең соңгы елларында «Художники о своем творчестве» китабын яза. 1980-1990 елларда ул Казанга кайту, татар сәнгатен өйрәнергә теләге барлыгын белдереп карый. Ике тапкырда да теләге кире кагыла. Үләр алдыннан, гаилә архивыннан күп кенә шәхси материалларын, Казанга татар галимнәре форумына баручы белгечләргә биргәнлеге мәгълүм. 83 яшендә Ташкент шәһәрендә вафат була. 1929 елда язмыш Һади Такташны икенче хатыны Гөлчирә белән таныштыра. Алар бер-берсен бик яратып өйләнешәләр. Уллары Аван туа. Тик бәхетләре генә озакка бармый, Такташ үлеп китә. Аван – нечкә күңелле, шигъри җанлы булып үсә. Такташ үлгәч, Гөлчирәгә совет власте иреннән баш тартырга куша, шагыйрьне хәтта татар зиратына күмәргә дә рөхсәт бирмиләр. Озак еллар Такташ турында ул берни дә сөйләми, бу уллары Аванның киләчәге хакына эшләнә. Үләр алдыннан гына Гөлчирә ханым бер журналистка чын дөреслекне сөйләп интервью бирә, тик бу журналист турында да, язма турында да мәгълуматлар юк. Кызганыч,  Такташның уллары гомер буена бер-берсе белән аралашмыйча яши. Күренекле татар язучысы, публицист Гаяз Исхакыйның үзенчәлекле, авыр һәм кызганыч язмышы күпләргә мәгълүм. Властька большевиклар килгәч, 1918 елда ул туган иле белән мәңгелеккә хушлаша.  Чит илләрдә гомер кичерә. Туган ягында аның гаиләсе кала. Бу вакытта алар хатыны белән инде аерылышкан булалар. Гаязны яраткан кызы Сәгадәтязмышы борчый. Аны ничек үзе янына китерү турында уйлый башлый. Бу елларда яңа Советлар республикасына укымышлы белгечләр кирәк була, шуңа күрә яшь белгечләрне Европаның иң яхшы вузларында укыталар. Нәкъ шушы сәбәп белән кыз 1923 елда Берлинга килә һәм биредә төпләнеп кала. 1940 елларда ул үзбәк галименә кияүгә чыгып, Төркиягә күченеп китә. Яшьләр үзләре белән әтиләрен дә алалар. Гомеренең ахырына кадәр Сәгадәт әтисе Гаяз янында була. Фатыйма Ильская (Хуҗасәетова) — татар актрисасы, милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе. Аның бердәнбер улы Фоат турында мәгълүматлар бик аз. Шулай да егетнең язмышы кызганыч тәмамлануы хакында билгеле. Сугыш вакытында Фоат фронтта һөҗүмгә барганда һәлак була. Бу хәбәрне анага спектакль барышында җиткерәләр. Фатыйма спектакльдә соңгы акт алдыннан, телеграмманы ачып укый да, катып кала.  Керү өчен яңгыраган өченче звонокны да ишетми. Режиссер ярдәмчесенең борчылу йөзен күреп үзен кулга ала, һәм спектакльне ахырына кадәр уйнап чыгарга көч таба. Соңыннан гына җан өшеткеч тавыш белән үксеп-үксеп елый. Бу кайгы аны гомеренең соңгы көннәренә кадәр озатып бара.
Энҗе Ногманова туплады, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев