Татар матбугаты
Мунчәли халкы кунакчыллыгы һәм юмартлыгы белән бөтен тирә-якта дан тота
Казан ханлыгы чорында ук мәгълүм булган туган авылым Мунчәлигә кайтып, туган-тумачалар белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешеп килдем әле. Балачактан таныш урамнар буйлап якташларым белән аралашып йөрергә яратам мин. Имәнлек урамы аеруча якын. Бөек Ватан сугышына хәтле һәм аннан соң да Мунчәлидә 700 йорт исәпләнгән. “Партизан” колхозында алты бригада булган. Нишләтәсең, бүген инде шушы авылда 157 йорт калган.
Шөкер, авылыбыз бетми әле, яшибез. Тырыш авылдашлар туган җиребезне үстерү юнәлешендә эш алып бара. Хисләргә уралып, кирпечтән салынган мәчет һәм ике катлы мәктәп мәйданына килеп җиткәндә, бәйрәмгә халык җыелган иде инде. Менә шулай илнең төрле төбәкләренә сибелгән мунчәлиләр елга бер тапкыр кайтып, бер-беребез белән очрашып, аралашып, хатирәләр яңартып киләбез. Быелгы “Мунчәли укулары”ның беренче өлеше мәчетебезнең егерме еллыгына багышланган иде. Биредә яңгыраган чыгышлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Безнең җыенга Татарстан Диния нәзарәтеннән, төрле республика-өлкәләрдән һәм күрше районнардан дин әһелләре килү табигый хәлгә әверелде. Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин үзенең кыска гына чыгышында мөфти исеменнән котлап, мондый чараларның зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тирән эчтәлекле вәгазе беркемне дә битараф калдырмады. “40-50 еллар элек колхозда таякка эшләгән кешеләрнең ни ашарына, ни өстенә рәтле киеме булмаган, шулай булса да җиде бала үстергәннәр. Мәктәпләрдә параллель сыйныфларда утызар бала укыган. Ә бүген бөтен шартлары булган йортта яшәсә дә, җаны теләгән ризыгын, киемен алырга мөмкинлеге булган гаиләләрдә балалар саны кимеп бара. Бу – безнең зур фаҗигабез. Шуңа күрә дәүләткә авыл яшьләренә эш урыннары булдыру өстендә ныклы эш алып бару кирәк”, – диде хәзрәт.
Баштарак “Авыл бәйрәме”, соңрак “Мунчәли укулары” дип үзгәртелгән авыл җыенында кайтучы кунакларны ел саен бер яңалык, үзенә күрә бер сюрприз көтә. Өч ел элек кайтучылар, резин итексез йөреп булмаган авыл үзәгендәге урамнарга таш җәелгәнен күреп, гаҗәпкә калган иде. Эшмәкәр ханым Дания Әсхәт кызы авылыбыз өчен шактый эшләр башкара. Аның ярдәмендә юллы да, күперле дә булдык. Күптән салынган авыл клубын да яңартучы ул. Авылыбыз тарихына багышланган китап та аның ярдәме белән нәшер ителде...
Быелгы бәйрәмгә кайтучыларны тагын бер матур яңалык көтә иде. Авыл халкы үз акчасына шактый гына зур күл ясап куйган. Хәзер аның тирәсенә декоратив агачлар утырту, төрле балык маймычлары кайтару турында сүз алып барыла. Мунчәлинеке булмаса да, Туфан Миңнуллин – авылыбызга шактый ярдәм иткән кеше. Шуңа да аның истәлегенә төрле чаралар үткәрергә тырышабыз. Быел да әдипне олылау бәйрәме шактый саллы үтте. Драматургның кызы Әлфия әтисенең Мунчәлидә урта мәктәп бинасы салдырганнан соң авылга еш кайтуын, аның эшчән халкын үз итүен әйтте. Бу көнне Мунчәли урта мәктәбе укучылары һәм Камал театры артистлары Туфан Миңнуллин әсәрләреннән күренешләрне сәхнәдә күрсәтте. Тәтеш урман хуҗалыгын ике дистә елдан артык җитәкләгән Ирфан Халитов, Туфан турындагы истәлекләре белән уртаклашып, исендә калган вакыйгаларны сөйләде. “Моннан ун ел элек Мунчәлинең 500 еллык юбилеен бәйрәм итүне оештыручыларның берсе иде Туфан абый. Авылыбызны яратты, еш кайтты”, – диде ул.
Үзем дә Туфан Миңнуллин белән еш аралашкан кеше буларак, аның халкыбыз өчен бик күп изге гамәлләр эшләвен әйтеп узасым килә. Бәйрәм тантанасының соңгы өлеше артистларыбызның җыр-моңнары белән дәвам итте. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор ансамбле һәм башка җырчыларыбызның концерты төн уртасына кадәр барды. Атналар буе туктамый яуган яңгырлы көннәрдән соң, әйтерсең лә Ходайның махсус биргән эссе, нурлы көнендә Мунчәли халкы үзенең рухи тамырларын барлады, шау-гөр килеп бәйрәм итте. Безнең Мунчәли халкы үзе дә борын-борыннан кунакчыллыгы һәм юмартлыгы белән бөтен тирә-якта дан тота. Кунаклар кайтышка ашлар әзерләп, корбаннар чалып көтеп торалар. Авылыбыз егете, Чүпрәле районы Пенсия фонды җитәкчесе Илмир Измайлов безне ел саен әнә шулай күрештерә, онытылмас бәйрәм бүләк итә.
Фарук Нәфиев, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев