Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мулла" фильмының беренче тизеры дөнья күрде (ВИДЕО)

Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасына нигезләнгән фильм август-сентябрь аенда Әтнә районында һәм Казанда төшерелде. Хәзер фильм әзерләүнең соңгы этабы бара, дип хәбәр итә оештыручылар. «Мулла» фильмы – тулы метражлы фильм буларак кинорежиссер Әмир Галиәскаровның һәм кинорежиссер буларак, Рамил Фазлыевларның дебют фильмы. Әсфәндияр мулла ролен дә Рамил Фазлыев башкарды. Рольләрнең берсенә Марат Бәшәров чакырылган иде һәм август аенда фильм ул катнашкан кадрларны төшерүдән башланып китте. Фильмның генераль продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, актерларның күбесе – театр артистлары һәм мондый экспериментлар милли кино үсеше өчен әһәмиятле. Фильм тамашачыга яз көне тәкъдим ителәчәк. Ул Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә дә катнашыр дип көтелә. Фильм Татарстан Республикасы Презитденты Рөстәм Миңнеханов, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров ярдәме белән төшерелә.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев