Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мөслимәләребез һәр өлкәдә дә сәләтле" - Наилә Җиһаншина

  “Туган авылым” комплексында Бөтенроссия мөслимәләр берлеге оештырган авыз ачу мәҗлесендә 200дән артык хатын-кыз катнашты. “Сәләтле мөслимәләр” дип аталган дини чарада Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Бөтенроссия мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Җиһаншина, “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, Казан абыстае Сәйдә Аппакова һ.б бик күп күренекле ханымнар катнашты. Авыз ачу мәҗлесенә шулай ук Башкортстан, Кырым Республикаларыннан да хатын-кызлар чакырулы иде. Осиново бистәсеннән килгән Тәнзилә абыстай Заһитова мөслимәләр ифтарын Коръән сүрәләре укып, күркәм нәсихәтләр, ихлас теләкләр белән башлап җибәрде. “Безнең мөслимәләребез - җәмгыятьтә үзләренең лаеклы урыннарын тапкан туташ һәм ханымнар алар. Тормышыбызның төрле өлкәләрендә танылган һәм талантлары хакында үз эшләрен булдырган мөслимәләребез дә аз түгел, шөкер. Алар һәр өлкәдә дә сәләтле. Рамазан аеның өченче ун көнлегенә, ягъни җәһәннәм утыннан котылу ун көнлегенә аяк бастык. Көтеп алган аебыз чыгарга да нибары бер атна вакыт калып бара. Кадер кичен эзләгән бу көннәрдә изге гамәлләребезне, дога-зикерләребезне янә дә арттырырга тиешбез. Ә бирегә җыелуыбызның сәбәбе – сәләтле кызларыбыз белән таныштыру. Дусларыбыз, әлхәмделлиләһ, чит республикалардан да килде,” – диде Наилә Җиһаншина. nai Авыз ачу мәҗлесе төрле өйрәтү дәресләре, мөселман киемнәрен тәкъдим итү, викторина, татар-мөселман үзәкләрен тәкъдим итү белән үрелеп барды. Җанлы аралашу, күркәм ураза көненнән соң гүзәл затлар арасында табындаш  булып тәгам җыю гаять җылы тәэсирләр калдырды.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев