Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөслимдә "Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре" узачак

14, 15 сентябрьдә Мөслимдә танылган шагыйрьләр – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Зөлфәт Маликов (Зөлфәт) һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулуга багышланган «Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре» узачак. Юбилей чараларына килүчеләр өчен Мөслим төбәгенең истәлекле урыннарына экскурсияләр, Түгәрәк өстәл артында  әңгәмәләр, мәктәпләрдә һәм хезмәт коллективларында укучылар, әдәбият сөючеләр белән очрашулар оештырыла. Шагыйрьләр истәлегенә Тантаналы кичә Мөслимнең Зифа Басыйрова исемендәге Район мәдәният йортында 14 сентябрьдә була (18.00). Бәйрәм чараларында язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин, күренекле язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.  
Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев