Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөслимдә татар хатын-кызларының баш киеме үрнәге булган калфак ясау остаханәсе оештырылган

“Мизгел” яшьләр үзәгендә татар хатын-кызларының баш киеме үрнәге булган калфак ясау остаханәсе оештырылганю. Чарага килүчеләргә чигү остасы Роза Низамова, “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Эльмира Тимергалиева мастер-класслар күрсәтте. Мөслимдәге “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячеләре 8 төрдәге калфак һәм аларга ярашлы кием үрнәкләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге проект дәвамлы. Остаханәнең чираттагысы “Мизгел” яшьләр үзәгендә 28 февраль көнне 18.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев