Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөслим районында законсыз үләт базы табылган

Татарстанның Мөслим районында “Органик Групп Уожай” ҖЧҖ файдалана торган бозау абзарыннан көньяк-көнчыгыштарак урнашкан җир участогы территориясендә үләт базы табылган. Бу хакта Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе хәбәр итә. Идарәнең дәүләт инспекторы җәмгыятькә карата административ тикшерү үткәргән. “Таралып бара торган бозау үләксәләрен кошлар, кыргый хайваннар, этләр ашыө. Ә бу хайваннар һәм кешеләр өчен уртак йогышлы авырулар килеп чыгу һәм таралу куркынычын тудыра”, - дип аңлаталар ведомствода. Идарә аныклап узганча, “Органик Групп Урожай” ҖЧҖ шул рәвешле ветеринария законын һәм биологик калдыкларны җыю, утильләштерү һәм юк итү ветеринар-санитар кагыйдәләрен бозган. Бу очрак буенча административ кагыйдә бозу турында эш кузгатылган һәм тикшерү үткәрелгән. Мөслим районы судьясы җәмгыять директорын гаепле тапкан. Хәзер аңа 20 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев