Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөслим районында традицион уен коралларында уйнаучыларның "Аһәңле Татарстан" исемле республика фестивале үтте

Бу мәртәбәле сәнгать бәйгесендә районыбызның "Орчык" гөсләчеләр ансамбле һәм, ялгыз башкаручы буларак, әниле-уллы Айсылу һәм Рамазан Әсәдуллиннар катнашты. Алар Гала-концертта чыгыш ясады. Әсәдуллиннар традицияләрне саклаган өчен дипломнарга лаек булды. Ә "Орчык" I дәрәҗә лауреат исемен яулады, дип хәбәр итә Балтачның “Хезмәт” газетасы.

“Республиканың төрле районнарыннан килгән иҗат коллективлары белән таныштык. Мөслим буйлап экскурсиягә дә алып бардылар. Яңа төзелгән паркта булдык, Туган якны өйрәнү һәм сәнгать мәктәбе музейларына алып керделәр. Бик ошады!" – дип шатлык уртаклашты Айсылу Әсәдуллина.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев