Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөслим районы мәдәният йортының Татар халык театры "Идел-йорт"ның җиңүчесе дип танылды

Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Идел йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Исегезгә төшереп үтәбез: Фестиваль Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Республиканың традицион мәдәниятләрне үстерү үзәге тарафыннан оештырыла. Быел ул татар театрының 110 еллыгына багышлап үткәрелде. Традиция буенча, фестиваль өч этапта үтте. Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнарында быел гыйнвар аеннан старт алган иде. 25 марттан 29 апрельгә кадәр Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Әлмәт, Буа, Чаллы, Казан, Әтнәдә фестивальнең икенче туры үтте. Икенче этап барышында бәйгегә тәкъдим ителгән 44 спектакль бәяләнде. Жюри сайлап алган 18 театр коллективы Казанда финал этабында катнашты. Өч коллектив – Иваново, Ижау, Башкортстанның Стәрлебаш үзешчән театр труппалары бәйгедән тыш программада, фестивальнең кунаклары буларак чыгыш ясады. Жюрины сәнгать белеме докторы, академик Гали Арсланов җитәкли, жюрида Татарстанның халык артисты Николай Дунаев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан яшь тамашачы театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, сәнгать белече Эльмира Галимова катнаша. Фестивальнең кураторы – режиссер, драматург Гафур Каюмов. Фестиваль Казанда өч сәхнәдә - спектакльләр Ленин исемендәге Мәдәният һәм ял үзәгендә, Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йортында, “Юность” Мәдәният сараенда күрсәтелде. Жюриның иң күп тавышын җыеп, быел Мөслим районы мәдәният йортының Татар халык театры “Идел-йорт”ның җиңүчесе дип танылды. Алар фестиваль-конкурста Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” спектакле белән катнашкан иде. Куючы режиссер – Зөлфия Фәхретдинова.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев