Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кукмарада, Мөслим һәм Чүпрәледә Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачыла

Бу хакта бүген Ассамблея Советының узган елга нәтиҗә ясауга багышланган утырышында мәгълүм булды. Ассамблея җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый мөрәҗәгатьләрнең әлеге район башлыкларыннан килеп ирешүен әйтте. “Сез инде моңа өлгердегез, нигезегез бар. Муниципаль берәмлекләр башлыклары вәкиллекләр ачу мөрәҗәгате белән килә”, - диде ул. Татарстан Халыклары Ассамблеясының Мөслимдәге вәкиллегендә Рушат Солтанов, Чүпрәледә Валерий Самойлов, Кукмарада Гөлнара Галиева җитәкчелек итәчәк. Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан Халыклары дуслыгы йортының 9 вәкиллеге һәм 2 филиалы эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев