Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөселманнар Казанда җомга вәгазен бер мәчеттә булса да русча калдыруны сорый

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте пленумы республиканың барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре татар телендә генә булачак дип игълан итте. Бүген "Татар-информ" журналисты бу фәрманның үтәлешен күзәтте. Казанда вәгазьләр рус телендә үткәрелә торган берничә мәчет бар. Шуларның берсе "Борнай" мәчете. Биредә җомга намазлары инде 20 еллап рус телендә бара. Бүген бу мәчеттә вәгазь татарча сөйләнде. “Без солдатлар кебек буйсынабыз” Без мәчеткә вәгазь башланырга берәр сәгать алдан килдек. “Борнай” мәчете имам-хатыйбы Фәрит Мәүлетдинов бу вакытта үз бүлмәсендә ялгызы гына, җомга намазына әзерләнеп утыра иде. Безнең кем һәм нинди максат белән килүебезне ишеткәч: “Сез бишенчесе инде, телевидениедән дә әллә ничә җирдән килеп төшерделәр. Шалтыратып та сораулар бирәләр. Бу мәсьәлә күпләрне борчый”, - дип белдерде. Ул кичә яңгыраган игъланга карата да фикерләрен җиткерде. "Мөфтиебез чыгарган карарга без буйсынырга тиеш һәм буйсынабыз да. Бүгенге вәгазьне без үзебезнең телебездә, татарча алып барачакбыз. Бу, беренчедән, телне саклау максатыннан эшләнелә. Телләр бөтенесе дә тигез һәм дәресләр дә ике телдә алып барылуы шарт. Без изге коллар булырга тиешбез икән, җитәкчеләребезгә буйсынырга тиеш", - ди Фәрит Мәүлетдинов. Бу мәчеттә гает вәгазьләре татар телендә дә алып барыла. Әмма бирегә башка милләт кешеләре дә йөргәнлектән, җомга вәгазьләрен русча укый идек, дип аңлатты хәзрәт. Русча вәгазьләрне калдырырга дип имам-хатыйб Камил хәзрәт Сәмигуллинга да мөрәҗәгать иткән булган. Әмма бу карар чыгарылганга, алар аңа буйсыначакларын белдерде. "Мөфтиебез бик акыллы, аның урынбасарлары да акыллы, мөхтәсибләр дә җыелды, пленум да җыелды. Алар бер фикергә килде икән, әлбәттә инде без моны солдат кебек үтиячәкбез. Моның бернинди авырлыгы юк. Безгә төрле милләт вәкилләре килә, әмма күбесе татарлар. Алар кечкенәдән русча укып, өйрәнеп үскән, әлбәттә аларга рус телендә вәгазьләр якынрак булгандыр. Шуңа алар монда килде дә. Мин 90 нчы елларда вәгазьләрне татар телендә сөйли башлаган идем, тик кеше таләп итә-итә гарәпчә белән русчага гына күчтек", - дип аңлатма бирде Фәрит Мәүлетдинов. Татарча белмәүчеләр өчен Камил хәзрәт Сәмигуллин мәчетләр каршында курслар булдырачакбыз, дип вәгъдә бирде. "Борнай" мәчете имам-хатыйбы сүзләренчә, әлеге Аллаһ йортында моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. "Безнең бинабыз, парталар, урындыклар, каләмнәр, кәгазьләр бар. Остаз билгеләсәләр, шуларны алалар да, утырып укыйлар. Аллаһы Тәгалә тырышкан кешегә бирә, изгелеккә омтылырга гына кирәк",- дигән фикердә ул. Элек җомга намазлары татар, рус һәм гарәп телендә алып барыла торган булган. Төшке аш вакытында укыла торган җомга вәгазенең вакыты аз булу сәбәпле, татарча өлешен кыскартканнар. "Татар теле дә, рус теле дә дәүләт теле һәм бу карарның нәтиҗәсе бар. Татар телен белмәгәннәргә тырышырга кирәк. Тел дуслаштыра, якынайта, бер-беребезне табыштыра. Мәчеткә йөрүчеләр бәлки кимер, бәлки кимемәс, киресенчә,тупланып китәр, бар да Аллаһ кулында”, - дип фаразлады имам-хатыйб. Вәгазьне аңламаучылар өчен аның тәрҗемәсен җомга намазына кадәр яки намаздан соң сөйләү мөмкинлеге дә каралган. Әлеге мәчеттә гарәп телен өйрәтү буенча курслар гамәлдә. Хәзрәт сүзләренчә, анда кеше бик күп йөрми, әмма гарәпчә өйрәнергә теләүчеләр бар. "Борнай" мәчетенә җомга намазларына 100 дән артык кеше килә диелсә дә, бу көнне биредә 40-50 мөселман гына күренде. Без аларның фикерләрен дә белергә булдык. “40тан артык милләт яшәгән Дагыстанда вәгазьләр русча яңгырый” Җомга вәгазенә беренчеләрдән булып килгән дагыстанлы Мөхаҗ Камил хәзрәт Сәмигуллинның әлеге игъланына каршы булуын билгеләп үтте. “Шәхсән мин үзем моңа каршы, чөнки Татарстан мәчетләренә йөрүчеләрнең яртысыннан артыгы татарлар түгел. Бу мәчеттә җомга вәгазьләре күпчелек очракта рус телендә яңгырый, күпләр бирегә шуның өчен килә. Җомга намазына килүченең төп максаты — имамның вәгазен тыңлау, күңеленә нәрсә дә булса салып калдыру. Татар телендә укыла икән, мәчеткә килүчеләрнең яртысыннан артыгы вәгазьне аңламаячак”,- ди 8 еллап мәчеткә йөрүче Мөхаҗ. Аның сүзләренчә, Дагыстанда 40тан артык милләт яши. Шәһәрләрдә вәгазьләр күп очракта рус телендә алып барыла. Һәр милләтнең үз телендә вәгазь сөйли башласаң, моның өчен аерым имамнар һәм кимендә 1 атна вакыт кирәк, дигән фикердә ул. Шул ук вакытта ул: "Мин имам карарына каршы килә алмыйм, шундый фикергә килгәннәр икән, кабул итәргә кирәк", - диде. "Рус телендә җомга вәгазе сөйли торган бер булса да мәчет кирәк" “Борнай” мәчете хәзрәте ярдәмчесе Фазыл Мәүлетдинов сүзләренчә, әлеге мәчеткә Казанның төрле районнарыннан рус телле мөселманнар җыела торган булган. “Алар бирегә бары рус телендәге вәгазь тыңларга гына киләләр иде. Билгеле инде, бу алар өчен кыенлыклар тудырачак. Әмма бу минем үзем өчен авыр түгел, чөнки татарча да, русча да яхшы беләм”, - ди безгә рус телендә интервью биргән әңгәмәдәшебез. Аның фикеренчә, рус телле мөселманнар җомга намазын тыңлау өчен генә татарча өйрәнмәячәк. “Күбесенең эше, гаиләсе бар. Ул гаиләләрне туендырырга, тәэмин итәргә кирәк. Җомга вәгазе өчен генә кешеләр татар телен өйрәнер дип уйламыйм. Татар теле ярыйсы ук катлаулы да. Мисал өчен, татар телен өйрәнүгә караганда, гарәпчә өйрәнү күпкә җиңелрәк. Шуңа да, Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар телен өйрәнү буенча тәкъдиме тормышка ашар дип уйламыйм. Минемчә, Казанда рус телендә вәгазь сөйләүче бер генә булса да мәчетне калдырырга кирәк”, - диде ул. Безнең сүзгә гарәп Шәәд тә кушылды. “Борнай”га ул башкаланың Киров районыннан махсус рәвештә җомга вәгазен русча тыңларга килеп йөри. Татарстан мөфтиенең карары хакында ишеткәч ул: “Бу бер дә “кайф” түгел”,- дип моңсуланды. Ул мөфти белән шәхсән үзенең дә аралашып, Камил хәзрәт Сәмигуллинга русча вәгазьләргә карата фикерләрен җиткергән булган. “Мин - гарәп, татарча белмим, хәтта кайбер татарлар да үз телләрен белми. Шуңа да миңа рус телендә барган вәгазьләр бик җайлы иде”, - диде ул һәм татарча гына барачак вәгазьләргә йөрмәячәген белдерде. Инде намаз тәмамланган соң да ул безнең янга килеп, татарча укыла торган җомга вәгазьләренә каршы булуын ассызыклады һәм бар да элеккечә калсын иде дигән теләген республиканың ислам дине лидерына җиткерүебезне үтенде. Руслар арасында үсеп, кечкенәдән русча гына аралашкан һәм сөйләшкән татар Абдулла ярты сәгатьлек җомга намазы өчен генә татар телен өйрәнмәвен белдерде. “Мәчеткә йөрүдән туктамаячакмын. Әмма җомга намазларының татар телендә генә укылуы рус телле кешеләр арасында каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Атнасына ярты сәгать вәгазь тыңлау өчен татар телен өйрәнергә минем вакытым юк. Китапларым җитәрлек һәм ул ярты сәгать кенә әллә ни үзгәртмәячәк, бары мәгълүматны гына азрак алачакбыз. Шул гына күңелгә тия”,- диде ул. “Борнай” мәчетенә 16 ел йөргән рус милләтеннән булган Александр-Алиның 80 яшьлек әнисе дә “социаль шәһәрчек”тән кадәр бирегә вәгазьләр тыңлап, намаз укырга йөри торган булган. Ислам динен кабул иткән улы да әлеге традициягә тугры калган. “Минем өчен бу һәрвакыт бәйрәм көне кебек иде. Монда бик рәхәтләнеп йөрдем. Хәзер исә миңа бик авыр, - ди ул кулын йөрәгенә куеп һәм сыкранып. - Әгәр дә мәчеттә вәгазьне татарча укысалар, мин монда йөрүдән туктаячакмын. Барлык мөселманнар өчен йөрәк әрни. Казан — рухи үзәк, бу кемгә кирәк иде инде. Бездә татар теле җитмиме”. Александр-Али белән әңгәмәгә җомга намазына килгән Әминә апа да кушылды. “Алар бирегә ничә ел йөри инде. Ураза вакытында, мәчеттә русча вәгазьләр яңгыраганга күрә, бирегә Себердән кадәр киләләр. Әгәр алар намазны ташласа, нинди гөнаһ булачак. Башка мәчетләрдә, өйләрендә, урамда, министрлыкларда татарча сөйләшсеннәр. Моның белән генә татар телен алып кала алмый алар. Минем 2 кызым миңа “мама” дип дәшә иде. Әнә күрше Настя мам, ә мин мама түгел дия идем. Шулай өйрәттем”, - дигән фикердә Әминә апа. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел Мөселманнар арасында Камил хәзрәтнең фикерен хуплаучылар да юк түгел. Аллаһ йортына якынча 8 еллап йөргән Рөстәм Дәвитов республика мөфтиенең бу карарын бер яктан хуплавын әйтте. “Татар теле онытыла. Мәчеттә нигә русча сөйләшәсез дип, мин үзем дә еш әрлим. Татарча белү кирәк", - диде ул. Әмма шул ук вакытта мәсьәләнең икенче ягын да искәртте. "Бу мәчеткә йөрүчеләр татар телен белми һәм аңламый, шул исәптән, миңа да русча күбрәк аңлашыла. Камил хәзрәт тәкъдим иткәнчә җомга вәгазьләрен тулысынча русча итәргә ярамый. Икенче мәчетләрдә башта татарча, аннары русча укыйлар. Монда да шулай кирәк. Әмма бөтенләй рус телендәге вәгазьләрне бетерергә ярамый”, - ди Рөстәм әфәнде. Аның фикеренчә, мондый ысул белән генә татар телен популярлаштырып булмый. Татар телен белергә теләүче кеше исә курсларга йөри. Кешегә үзе аңлаган телдә сөйләргә кирәк. “Коръәндә язылганча, Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән: “Мин халыкларны булдырдым һәм аларны телләр һәм милләтләргә бүлдем”. Вәгазьнең дә нинди телдә яңгыравы зур йогынты ясамый, тик көчләп, татарча өйрәтеп булмый. Руслар кая йөрергә тиеш була”, - дип борчыла Рөстәм Дәвитов. Вәгазьнең нәрсә турында булуы бик мөһим, ди әңгәмәдәшебез. Әмма татар телен популярлаштыру, аны үстерү өчен ниләр эшләргә кирәклеген әлегә белмәвен билгеләп үтте. Җомга намазына ашыккан Радик әфәнде фикере белән инде мәчеттән чыгып барганда, ишек төбендә бүлеште. “Безнең динебез өчен, безнең телебез өчен бу бик кирәк. Русча күбрәк кунаклар өчен сөйләнелә”, - диде ул. "Татар теле - җәннәт теле" Таҗикстаннан килгән Мәхфүз җомга вәгазьләрен татарча гына укырга дигән фикерне хуплый. “Бу татар телен саклап калачак. Мин Таҗикстаннан Татарстанга күченеп килдем һәм татарча өйрәндем, аңлыйм. Татар теле —яхшы тел. Халык Татарстанда яши икән, әлеге телне, мәдәниятне сакларга кирәк. Мин монда күченеп килгәндә, Татарстанда яшисең икән, татарчаны өйрән диделәр. Татарстанда яшәп тә, татарча белмәү — бу бик күңелсез хәл”, - дигән нәтиҗә ясады әңгәмәдәшебез. Мәхфүз мисал итеп үз илләрен китереп, Таҗикстанда барлык вәгазьләрнең дә бары тик таҗик телендә генә булуын искәртте һәм "Әгәр Татарстанда татар телен һәм мәдәниятен саклап калырга теләсәләр, вәгазьләр татар телендә булырга тиеш", - дигән фикерен җиткерде.Ул шаяртып: "Без татар теле - җәннәт теле дип әйтәбез", - дип тә өстәде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев