Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөселманнар арасында гаилә кору шактый катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара...

Бүген мөселманнар арасында үз парын табып, гаилә кору шактый катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара, дип белдерде бүген Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин «Гаилә» мәчетендә узган «Ялгызларга үз парларын табарга ничек ярдәм итәргә яки яучыларның эш алымнары» дигән түгәрәк өстәл вакытыда. Чарада Казан мәчетләре каршында эшләүче яучылар:  «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин, «Гаилә» мәчете каршында эшләп килүче таныштыру үзәге җитәкчесе Нуршат хәзрәт Муллагалиев һәм «Сәгадәт» яшьләр хәрәкәтенең алып баручысы Фәнияр Шәкүров, Татарстан Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова һәм башкалар катнашты. Биредә Гаилә кору, яучылык эше, талакларны ничек киметергә, әлеге мәсьәләләр турында сөйләшенде. «Һәрбер гамәлебез, Аллаһы ризалыгы өчен башкарыла. Без гаҗәеп чорда гомер итәбез... Даими рәвештә, тарихка күз салабыз; бабаларыбыз вакытында ничек булган,  алар төрле мәсьәләдән чыгу юлларын ничек тапканнар? Аларның һәрбер кылган эшләре Коръән китабына таянылган. Йөз ел узгач та, җәмәгати мөслимен алар үз вакытларында кылганнарны , без дә аларча башкарырга тырышабыз. Әмма кайбер вакыт килеп-чыга, ә кайчагында юк... Яшьләребезне бер-берләре белән таныштыру, кавыштыру, корган гаиләләре бәхетле булсын, дигән теләктән, «Гаилә» мәчетендә очраштык. Иман йортыбыз «Гаилә» исемендә булгач, бездә дә Нуршат хәзрәт Муллагалиев абыстае белән таныштыру  үзәге эшчәнлеген алып бара. Бу мәсьәлә бик актуаль. Президентыбыз да белдергәнчә, авылларыбызда ирләр пенсиягә чыкканчы өйләнми. Пенсиягә чыккач кына үз парларын таба. Шәһәрләрдә дә бу проблема кискен тора. Безгә еш кына: «Хәзрәт, кызым кияүгә чыкмый. Болай яхшы гына кандидатуралар да бар үзе», – дип мөрәҗәгать итәләр.  Менә шул мәсьәләләрне тирәнтен өйрәнү, җайга салу вакыты җите», – диде Татарстан мөфти урынбасары Рөстәм  хәзрәт Хәйруллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев