Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөселман киносы фестивалендә җиңү яулаган «ЗК» фильмы ничек туган?

Рәйхана Казанда туып-үскән. Балачактан табиб булырга хыялланган кыз мәктәптән соң биш ел рәттән медицина институтына укырга кереп карый. Аннары кул селтәп, медицина училищесына барып керә. Аны гел «биш»легә тәмамлый. Кызны башта Саба районының Түбән Утар авылына җибәрәләр. Аннан әнисенең авыру туганын карарга кайткан җиреннән, ул Казанда кала. Ун ел психик авырулар хастаханәсендә эшли. Көннәрдән бер көнне аңа хәрби комиссариаттан повестка килеп төшә. Үзен Әфганстанга җибәрәчәкләрен белгәч, Рәйхана аптырап кала. Совет чорында үз иленең патриоты булып тәрбияләнгән кыз, билгеле инде, каршы килә алмый. Җитмәсә гаиләсе дә юк. Әнисенә: «Венгриягә ике елга эшкә китәм», - дисә дә, ана йөрәге сизенә... Ул чакта Фикърәт Табеевның Әфганстанда Татарстан илчесе булып эшләгән вакыты. Хезмәт итәргә килгән кызларны ул кайнар нокталарга, Кабулдан читкә җибәрмәскә тырыша. Рәйхана Казаннан үзе белән бергә укыган Сания исемле кыз белән казармадагы бер бүлмәдә яшиләр. Янәшәләрендә генә төрмә. Җәй айларында эсселек 50 градуска җитә. Шуңа күрә күбрәк төнлә эшлиләр. Җирле халык күбрәк корсак тифы, бизгәк авыруыннан интегә. Бервакыт кишлакка барсалар, анда кешеләрнең керосин белән сабынга чират торганда бер-берсен таптаганнарын күреп хәйран калалар. Яше-карты берсеннән-берсе ябык, көчкә йөриләр. Гранаталар шартлаганын ишетсәләр дә, кызлар үлем турында уйлап та карамый. «Мине дәүләтебез саклый», – дигән уй белән яши алар. Нинди генә хәлләр белән күзгә-күз очрашмый Рәйхана. Солдатлар арасында акылдан шашканнары да була. Бигрәк тә яртышар ай таулар арасында дошманнарны эзләп йөргән солдатларны хәлсез килеш носилкаларда алып кайтулар, аларның яшәү белән үлем арасында тарткалашуларын күрү бәгыръләрен телгәли. Айлар буе юынмаган солдатларны да үзләренә юындырырга туры килә. Урамга йөрергә чыккач та Россиядән килгән кызларны җирле халык танып ала. Кызларның яланбаш, кыска итәктән йөргәннәренә китереп сугарга да күп сорамыйлар. «Бик сирәк эләгә иде ул урамда йөрүләр», – дип искә ала Рәйхана. Тизрәк туган җиренә кайтып иркенләп йөрисе килә, әмма вакыт дигәнең бик-бик озак үткән кебек тоела. Ике елдан соң хезмәтен тутырып Казанга кайткач, Рәйхана бер егет белән таныша. Алар, гаилә корып, Байкал-Амур магистраленә эшкә китеп баралар. Әмма Рәйханага биредә дә бәхет елмаймый. Дөньяга килгән сабыйларына табиблар дөрес диагноз куймый, массаж ясаганда бала тагын травма ала. Алты айдан бала якты дөньядан китеп тә бара. Ире эчә башлый. Икенче баласы да үле туа. Таныш-белешләре сәламәт бала таба алмавының сәбәбен Әфганстанда зарарланып кайтуы белән бәйли. Рәйхана хастаханәдә ятканда, өйләре янып көлгә әйләнә. Шуннан соң хатын, ире белән аерылышып, кире Казанга кайтып китә. Биредә травматология институтына шәфкать туташы булып эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә улын ялгыз гына тәрбияләүче Сергей исемле ир-егет белән таныша. Үзе ике баласын югалткан ана аның ике яшьлек улын кызгана. Кавышып, Чаллыда яши башлыйлар. Уллары туа. Сигез айдан туганга, баланың монысын да сәламәт булмаячак, дип куркыталар. Ире бала турында уйлап та карамый. Аптырагач, ялгызым ничек тә үстерермен дип, Рәйхана кабат Казанга кайта. Бала белән фатирдан фатирга күчеп йөри. Фаразлар чынга аша, улына психик үсеш тоткарлыгы дигән диагноз куялар. Ул аны өйдә үзе сөйләшергә өйрәтә башлый. Биш яшендә баланың сөйләшеп китүенә ничек куанганын бүген дә онытмый ул. Аннары әти-­әнисенең туган ягы – Балык Бистәсе районының Дон-Урай авылыннан бер ташландык йорт сатып ала. Алты ел буе 100 чакрым ераклыктан атнага ике тапкыр Казанга эшкә килеп йөри. Ә улы Саша районга йөреп укый. Югары сыйныфларда укыганда, малайның «Беренче театр»да Вәли ролендә уйнаганын күреп, ана кеше үзе дә сокланып карый. Бәлки әнә шул чакта Саша Радченкода сәнгатькә мәхәббәт тәрбия­ләнә башлагандыр да әле. Ул быел мәдәният һәм сәнгать институтын кызыл дип­ломга тәмамлады. Диплом эше итеп алар Руслан Вәлиев белән бергә әнисенең үз башыннан кичергәннәрен сөйләтеп «ЗК» (Заграничная командировка) дигән кыска метражлы фильм төшерделәр. Быел Казан Мөселман киносы фестивалендә әлеге фильм җиңүчеләр рәтендә иде. Күпне күргән, күпне кичергән Рәйхана Җиһаншина улының сау-сәламәт, тәртипле булып үсүенә горурланып туймый. Ә үзенең әле дә булса үткәннәре исенә төшеп, үзәген өзә. Рәйхана ханым һәр атнаны Колхоз базары янына барып, әфганчыларның җырлаганын елый-елый тыңлый, чөнки элекке солдатларның сугышта нинди авырлыкларга түзгәнен үз күзләре белән күргән ул. Әфган сугышы аның йөрәк ярасы.

Чыганак: http://www.shahrikazan.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев