Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөселман киносы фестивале

Казанда уза торган Мөселман киносы фестивале менә инде унике ел рәттән шәһәребезгә дөньяның төрле илләреннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә дан җырлаган картиналар тәкъдим итә.

Әлеге чараның тантаналы ачылышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россииянең өлкән буын актерлары чыгыш ясады. Чараны Санкт-Петербургтан килгән актриса Полина Толстун һәм Г.Камал артисты Искәндәр Хәйруллин алып барды. Фестивальнең төп номинациясе – “Тулы метражлы уен фильмы”на Россиядән бер эш кергән. Ул Сергей Потапов (Якутия) иҗат иткән “Дьесегой алласы” (“Божество Дьесегой”) фильмы. Аның көндәшләре булып Иран, Кытай, Сербия, Гарәп Әмирлекләре, Кыргызстан, Казахстан, Бангладеш, Малайзия илләреннән тәкъдим ителгән фильмнар тора; тагын бер фильм “Тормышымның хатын-кызы” (“Женщина моей жизни”) – Болгария, Ирак (Курд), Румыния һәм Македония кинематографчыларының уртак эше. Нәкъ менә тулы метражлы уен фильмнары арасында фестивальнең иң күп бүләкләре “уйнатыла” – “Иң яхшы фильм”, “Иң яхшы режиссер эше”, “Иң яхшы сценарий”, “Иң яхшы оператор”, “Иң яхшы хатын кыз һәм ир-ат рольләре”. Кыска метражлы уен фильмнары бәйгедә Сирия, Ирак, Иран, Бахрейн, Индия, Әфганстан, Таҗикстан һәм Россия (Татьяна Астапованың “Өйгә таба юл” (“Дорога к дому”) һәм Таңчулпан Буракаеваның “Ике күрше” (“Два соседа”) фильмнары) илләренән тәкъдим ителгән.

Татарстан режиссерларының эшләрен “Тулы метражлы уен фильмы” һәм “Кыска метражлы уен фильмы” номинацияләрендә күрергә мөмкин. Алар – Ренат Хәбибуллинның “Мәрҗәни мәчете. Гамәлгә ашырылган гадәтләр тарихы” («Мечеть Марджани. История воплощенных традиций») һәм Руслан Вәлиевның “ЗК” фильмнары. Әлеге бәйге номинацияләрендә шулай ук Франция, Иран, Сербия, Әфганстан, Сирия, Швеция, Литва, Төркия, Кыргызстан, Россия кинематографчыларының эшләре тәкъдим ителгән. Фестивальдә уртак иҗат җимешләре дә күп: Ливан-Катар-АКШ, Россия-Испания, Марокко-Италия, Россия-Норвегия-Финляндия һ.б. Берьюлы ике тасма күренекле язучыларга багышланган: “Рәсүл Гамзәтов. Тәүбә итү” («Расул Гамзатов. Исповедь») (Әзербайҗан) һәм “Лев Толстой и Махатма Ганди” (Россия-Индия). Россия авторларының эшләре “Анимацион фильм” номинациясендә әйдәп бара. Монда Татарстаннан бер тасма тәкъдим ителгән – Сергей Киатровның “Мирас угы” («Стрела наследия») фильмы һәм яңа “Яшь Россия” номинациясенең 100% тәшкил итә, шул исәптән Светлана Калинаның «Шишел-мышел» Светлана Калина һәм Айдар Шәриповның “Ялгызлык җире” фильмнары.

Конкурс программасына кертелгән картиналарны “Мир”, “Родина” кинотеатрларында тамаша кылырга мөмкин.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев