Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мөселман дин әһелләре татар телендә эш алып барылуга омтылырга тиеш" - Дамир Мөхетдинов

Милли республикада туган телне өйрәнмәү, белмәү, аны минимум дәрәҗәдә укытуга яки факультатив дәрескә калдыру - абсурд. Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов шулай дип саный. Ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә татар телен укытуга бәйле киеренке мәсьәләгә карата үз фикерен җиткерде. "Бу тема бик җитди. Шушы вазгыятьтә татар телен саклау мәсьәләсендә республика элиталары һәм республикадан тыш структуралар җитәкчеләре үзара координацияле булмаган позициясен күрсәтә. Бер яктан, республикадан читтә яшәүчеләр проблеманың асылын аңлап бетермидер, бәлки, аларга кагылмый дип уйлыйлардыр. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегеннән, дәүләт структурасыннан нинди гамәлләр кылу буенча сигнал юк. Бүген ниндидер хәрәкәт күренми. Хакимиятләрнең үз фикерен бик сак кына әйтүе тоела. Мин Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында, Россия Президенты администрациясендә бу мәсьәләне тыныч кына, имин хәл итү буенча эш барадыр, дип ышанам", - дип белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов. "Миңа калса, милли республикада туган телне өйрәнмәү, белмәү яки аны минимум дәрәҗәгә, факультатив дәрескә калдыру абсурд тоела. Телне, беренче чиратта, гаиләдә саклау кирәк дигән сөйләшүләр бар. Әйе, мин килешәм, гаиләдә туган телдә сөйләшергә кирәк. Ләкин без туган телебезне саклап калырга телибез икән, мөмкин кадәр күбрәк татарча газета-журналлар, китаплар чыгуга, вәгазьләр укылуына омтылырга тиешбез. Мөселман дин әһелләре татар телендә эш алып барылуга омтылырга тиеш. Төбәкләрдә татарлар белән сөйләшкәндә, татарларда "ә миңа туган татар телем ник кирәк, аны ничек куллана алам" дигән мәсьәләдә тирән аңлау юк. Кешеләр моны борынгы тормыш калдыгы дип уйлый. Әти-әниләр генә түбәтәй һәм башка милли элементлар кулланган, дип саныйлар. Шуңа күрә хакимият органнары, иҗтимагый структуралар да бу мәсьәләгә бик җаваплы карарга тиеш. Милли телне саклап калу мәсьәләсен көн үзәгенә чыгарып, төбәкләр белән шөгыльләнеп, өндәүләр, конгресслар уздыру кирәк иде", - ди Дамир Мөхетдинов.  
Гөлнар Гарифуллина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев