Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мордовиядә "Якташлар" татар милли-мәдәни мохтариятенең сайлау-хисап конференциясе уза

Мордовия татарлары үзләренең милли-мәдәни хәрәкәтенә 25 ел тулуны бәйрәм итә. Бәйрәм чаралары 8 декабрьдә Саранскида Мордва дәүләт милли драма театрында оештырыла, дип хәбәр итә “Вестник Мордовии” мәгълүмат агентлыгы. Көн кадагында – Мордовия “Якташлар” татар милли-мәдәни мохтариятенең сайлау-хисап конференциясе. Утырышта татарларның һәм республикада яшәүче башка халыкларның үзенчәлеген саклап калу, халыкның рухи-әхлакый нигезен ныгыту мәсьәләләре күтәреләчәк. Театр бинасында шулай ук татар халкының декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе ачыла. Утырыштан соң татар милли хәрәкәтенең 25 еллыгына һәм Ләмбер районындагы Ләмбер авылында Татар мәдәнияте үзәге ачылуга 25 ел тулуга багышланган бәйрәм концерты булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев