Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мордовия Республикасында "Исламда гаилә кыйммәтләре" темасына дини кичә узачак

14 гыйнварда Мордовия Республикасының Саранск шәһәре Үзәк мәчетендә хатын-кызлар өчен “Исламда гаилә кыйммәтләре” темасына дини кичә узачак. Мордовия Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, программада лекцияләр, тәрбияви театральләштерелгән күренешләр, шигырьләр уку, видеороликлар карау, викторина һәм иҗади бәйгеләр, мастер-класслар көтелә. Кичә чәй табыны артында тәмамланачак.

Кичәдә хуҗабикәләр пицца пешерү һәм салатлар ясау осталыгында да көч сынашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев