Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Моңым белән бәхетлемен"

Мөгаллимә, шагыйрә Рәзинә Мөхияр – күңелемдә татар теленә карата мәхәббәт учагын кабызучы беренче укытучым. Аның дәресләре бик күңелле үтә иде. Чаллы пединститутында укыган бер еллык татар теле буенча әзерлек курсында ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Ул елларда ук Рәзинә апабыз безне шигырьләре бе­лән дә таныштырды. Үте­нечем буенча “Гает бәйрәме” исемле матур шигырен үз куллары белән дәфтәремә язган иде. Ул әле дә кадерле истәлек булып саклана.   Шө­кер, үтеп киткән шушы егерме дүрт ел эчендә укытучым белән элемтәбез өзел­мәде. Рәзинә апабыз алга таба шагыйрә буларак та танылды. Басылган һәрбер китабын диярлек оч­рашканда, автографлар язып, фәкый­регезгә дә бүләк итте. Аның беренче чыккан ши­гырьләр җыентыгы “Сиңа булсын җырым” иде (бүген аның ил­ледән артык шигыре көйгә салынган). Рәзинә апабыз шигырь сөю­челәрне яңа­дан-яңа китаплары белән сөен­дереп торды. Болар – “Шәм­дәлләрдә утлар”, “Учларымда утлы кү­мер”, “Алиһә”, “Тың­ла мине”, “Нәрсә булды миңа”, “Җи­дегән йолдыз”, “Эн­­җе тезәм сүзләрдән”, “Асы­лыма кайтам” һәм менә табадан яңа гына төшкән соңгы китабы “Күңел тәрәзә­ләрем”. Китап 2016 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Әлеге җыен­тыкны актарганчы китап исе­мендәге “күңел” сүзе турында уйландым. Татар телендә “кү­ңел” сүзенә башланган фразеологик сүзләр күпме икән дип Нәкый Исәнбәтнең өстәл китабыма әйләнгән ике томлыгына, “Татар теленең фразеологик сүзлеге”нә мөрәҗә­гать иттем (1989 елдан бирле яңадан басылганы юк). Китапта “күңел” сүзенә башланган 172 данә фразеологик сүз теркәлгән икән. Бу – бик зур сан. Чагыштырыр өчен генә әйтәм: “Төрек те­ленең мәкал­ләре һәм әйтем­нәре” сүзле­гендә “күңел” сүзе 95 тапкыр гына очрый. Нинди бай “кү­ңел”ле татар теле! Моның белән генә чик­ләнмәдем. Аяз Гыйләҗевнең “Яра” повестенда “Күңел” турында шудый юллар бар: “Җан диләр, йөрәк диләр, татар халкы шулар уртасына Күңел дигән серле дәрья урнаштырган. Кеше күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар. Күңел кеше белән бергә туа, бергә ярала, әле ул буш була, тора-бара тормыш тәҗ­рибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт белән байый. Кү­ңелнең буш калу ихтималы да бар, бусы – кеше өчен иң зур фаҗига!” Шундый фикри әзер­лекләрдән соң гына шагый­рәнең “Күңел тәрәзәләре”н ача башладым. Җыентыкта иң беренче игътибарымны җәлеп иткәне “Моңым белән бәхетлемен” шигыре булды. Халыкның “Моңлы бала бәхетсез була”дигән юлларны А.Гыйләҗевнең шулай ук “Яра” әсәрендә очраткан идем: “Кибетче Әсмабикә бер мәлне һич уйламаганда: “И Зөләйха, бигрәк моңлы инде бу Габдуллагыз, яшәмәс бу”, – диде. Әйе, чыннан да, моң кешене шагыйрь, язучы итәдер. Шагыйрә “Юктан гына” ши­гырендә: “Моңлы күңел ши­гырьләргә күчә”, – ди. Моң­сыз кеше – гамьсез, бә­хетсез кеше ул. Әти-әнисе гамьсез, моңсыз булса, балалары бә­хетсез. Укытучы гамьсез булса, укучылары бә­хетсез булыр. Шагыйрәнең әлеге җыен­тыкта “Моңлы сазым”, “Күз­ләр моңы” дигән тагын ике шигыре бар. “Көчем арта”, “Имән мин”, “Ахыргача барам”, “Түзеп булмый”, “Сынмадым”, “Хатын-кыз ша­гый­рә” шигырьләре дә игътибарымны җәлеп итә. Шагыйрә әлеге шигырь­ләрендә корычтай ихтыярга һәм көрәшче рухына ия, батыр йөрәкле, куркусыз, ир-атлардан да көчлерәк бер җан буларак күз алдына килеп баса. Хатын-кызларда сирәк очрый торган сокланырлык сыйфат бу. Рәзинә ханымның чын тормышта да шулай икәнлеген якыннары, дус-ишләре беләдер. Адәм баласы истәлекләр-хатирәләр әсирлегендә яши. Ул хатирәләр еллар үткән саен кеше йөрәгендә ныклы тамыр җәя. Марсель Галиевнең “Балачак әсирлегендә” хи­кәясе дә бу хакта сөйли. Кайчагында ниндидер бер ис бала-чакны искә төшерә. Колакка ишетелгән йә бер җыр-тавыш, авыз иткән берәр ризыкның тәме, караган бер фото-рәсем, әйберләр... Кеше күңеле хатирәләр учагында җылына, истәлекләр дәрья­сында коенып фани дөнья­ның кайгы-хәсрәтеннән арына. Әлеге хис әдипләрдә аерата көчле чагыла. Бәлкем шагыйрь, язучылар – хат­и­рәләр имгән сабыйдыр... Авторга “инәкәеннән” килгән түм-түгәрәк ак май да аның күңелендә нинди сагынулы җылы хисләр тудыра. Хөрмәтле укучылар! Без монда сезнең белән шагыйрә Рәзинә Мөхиярның “Күңел тәрәзәләре”нә өстән-өстән генә күз төшереп алдык. Газета битләрендә урын чикле, билгеле. Мин фәкыйрегез шушы язмам белән “Күңел тәрәзәләрем” китабына карата шигырь сөючеләр күңе­лендә нәни генә кызыксыну уята, аны кулга тотып уку дәрте кабыза алган булсам, үземне бәхетле санар идем.
Фатих Кутлу, тәрҗемәче, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев