Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Монреальдә 200 ләп татар яши. Сабантуйларны гөрләтеп үткәрәбез, Ураза, Корбан гаетләрен уздырып торабыз" - Марат Сәләхетдинов (ВИДЕОӘҢГӘМӘ)

Бөтендөнья татар конгрессында Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Марат Сәләхетдинов кунак булды. Ул Татарстанның Кукмара районында туган һәм 2011 елдан бирле чит илдә яшәүче татар.  Казанда IT-белгечлеге буенча белем алып, Марат Сәләхетдинов, чакыру буенча, гаиләсе белән 2011 елда Словакиянең Братислава шәһәренә күченә. 2015 елда исә, Канаданың Монреаль шәһәренә китеп, бүгенге көндә шунда яши. Читтә яшәүче милләттәшебез 2017 елда Канаданың Талип Кудәки нигез салган татар оешмасы җитәкчесе итеп билгеләнә. “Монреальдә 200 ләп татар яши. Шуланың 100гә якыны чараларда даими катнаша. Сабантуйларны гөрләтеп үткәрәбез, Ураза, Корбан гаетләрен уздырып торабыз. Яңа ел бәйрәмнәрендә очрашабыз. Шулай ук быел беренче тапкыр Г.Камалның “Беренче театр” спектаклен сәхнәләштердек. Спектакль татарларга бик ошады”, — дип ул Монреаль шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тормышы белән таныштырды.  Аның сүзләренә караганда, Төньяк Америкада яшәүче татарлар хәтта хоккей турнирлары да уздыра. Быел ноябрь аенда  татарлар командалары катнашачак хоккей уеннарын тагын да зуррак масштабта оештырырга җыеналар. https://www.youtube.com/watch?time_continue=601&v=DyCAt_gsMnw
Яңалык, фото, видео: Бөтендөнья татар конгрессы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев