Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Монреаль татарлары "Балалар көне" һәм "Танышу кичәсе"ндә халык көйләрен яңгыраткан

Канаданың Монреаль шәһәрендәге “Мирас” мәдәни үзәге әгъзалары 27 майда "Балалар көне" һәм "Танышу" кичәсе"нә җыелып, татар халык көйләрен яңгыраткан, милли киемнәрне күрсәткән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Халыкара балалар көне уңаеннан, Канаданың Монреаль шәһәрендә эшчәнлек алып баручы “Мирас” татар милли үзәге “Балалар көне” дип аталган балалар фольклор фестивале оештырган. Фестивальне Квебек провинцияның мәдәни мирас җәмгыяте оештырган. "Чарада рус, филиппин, мадьяр, молдаван, квебек халык киемнәренең купшы орнамент арасында безнең татар кызларыбызның калфак-күлмәкләрендәге бай милли бизәкләре аерым игътибарга лаек булды. Татар телендә сөйләшү- аралашу, бу зур шәһәр сәхнәсендә татар халык көйләрен һәм җырларын яңгырату күптелле тамашачы каршында яңалык булды", диелгән әлеге хәбәрдә. Әдилә Усманова һәм Эрика Эллингсен дуэтта җырлаган. Фестивальдә биюче Камилә Усманова һәм Ева Байрашова да катнашкан. ”Ай, былбылым” һәм “Күбәләк” татар халык җырларын күмәк биеп-җырлап, татар моңы Төньяк Америкада җыйналган халыклар дуслыгын бигрәк тә көчәйтеп, кәефләрне күтәреп җибәрде, дип яза "Мирас" татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Зилә Миргалиева. Яшь артистлар “Балалар фестивале”нең зур сәхнәсендә чыгыш ясаган вакытта, "Мирас" үзәге остабикәләре татар ашлары әзерләгән. “Танышу кичәсе” дип аталган чарада алар буфет тәкъдим иткән. "Кунакларны татар сүзләренә өйрәтә-өйрәтә сыйлап, бу искиткеч тәмле ризыкларның тарихы, чыгышы турында да кызыклы әңгәмә алып барды хуҗабикәләр. Светлана Догадкина хәзерләгән өчпочмаклар, Роза Кәримованың вак-бәлешләре һәм Зилә Миргалиевадан чәк-чәкләр, ә Ландыш Мингазованың кыстыбыйлары бар халыкны үз янына җыйнады. Тәмле ризыклар пешерүче алтын куллы бу ханымнар Монреальнең рус телле тамашачысына күптән билгеле. Инде күп мәртәбә аларны үз бәйрәмнәрендә бик теләп катнашуларын сорыйлар һәм яратып, җылы кабул итәләр", - дип яза Зилә Миргалиева.

Татар-информ

Фото: tatar-congress.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев