Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Моңнар җырчысы". Илдар Юзеевка 85 яшь тулыр иде

Быел 3 гыйнварда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдар Юзеевка 85 яшь тулыр иде. Кама Тамагы муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, бүген Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 9 сыйныф укучылары катнашында “Моңнар җырчысы” исемле шигърият сәгате узды. “Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән”, - дип юкка гына әйтелмәгән. Илдар Юзеевның сокландыргыч иҗаты әлеге фикерне тулысынча дәлилләп тора. Аның әсәрләре - шигырьме ул, лирик поэмамы, драма әсәреме яисә аның сүзләренә язылган җырмы - һәрчак күңел түренә үтеп керә, дөньяга яңача карарга, аны тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә”, - дип Үзәк китапханә китапханәчесе Мәдинә Дәүләтшина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыруны башлап җибәргән. Хәбәрдә әйтелгәнчә, ул әдипнең төрле елларда иҗат иткән әсәрләренә тукталып, аның җиргә, илгә, кешеләргә, табигатькә гашыйк җырчы шагыйрь булуын билгеләп узган. Чарада балалар Илдар Юзеевның шигырьләрен сәнгатьле башкарган, китап күргәзмәсенән яңа китаплары белән танышкан. Илдар Юзеев (1933-2004) – татар шагыйре. Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында укытучы гаиләсендә туа. Илдар Юзеев шагыйрь буларак узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында формалаша. Шулай итеп аның 1955 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында аның "Таныш моңнар" поэмасы басыла. "Әнкәй" (1959), "Фәрит-Фәридә" (1959), "Миләүшә" (1954-1965), "Язылмаган поэма" (1964), "Өчәү чыктык ерак юлга..." (1965), "Тынлык белән сөйләшү" (1966), "Карурман" (1971), "Таш диварлар авазы" (1973), "Өзелмәсме кыллар?" (1977), "Таш кала фаҗигасе" (1988), "Өзелгән тәсбих" (1989) кебек лирик, драматик поэмалары басыла. "Миләүшә" исемле китабына (1968) тупланган поэмалары һәм балладалары өчен Илдар Юзеев 1968 елда Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ә "Таш диварлар авазы" һәм "Өзелмәсме кыллар?" исемле поэмалары өчен 1980 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Шагыйрьнең дистәләрчә шигъри әсәрләренә көй языла. Халык арасында киң таралган "Яшь наратлар" (Җ.Фәйзи музыкасы), "Төнбоек" (Л.Айтуганов музыкасы), "Шофер", "Резидәкәй" (Ш.Мәҗитов музыкасы), "Кайтам инде", "Бөркет турында баллада", "Чит илләргә чыксаң" (С.Садыйкова музыкасы), "Яшьлек дустыма", "Фәүзия җыры", "Таң кызы җыры" һәм башкалар. Шулай ук ул дистәдән артык комедия, драма, трагедияләр авторы. Драматургның иң күп куелган пьесасы – "Сандугачлар килгән безгә" дигән моңсу комедиясе. 1956-2003 еллар арасында И.Юзеевның тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыклап китабы дөнья күрә. Әдәбият һәм театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен И.Юзеевка 1979 елда Татарстанның, 1983 елда "Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исем бирелә, 1986 елда ул "Почет Билгесе" ордены белән бүләкләнә. 1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән И.Юзеев "Татарстан Республикасының халык шагыйре" исеменә лаек була.
Татар информ
фото: wikipedia

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев