Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мондый егетләрне сакларга кирәк!" - Фәрит Мөхәммәтшин язучы Марсель Галиев турында

Кичә Г.Камал театры сәхнәсендә Татарстанның халык язучысы, атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт, Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләкләр иясе һәм Г.Державин исемендәге әдәби премия лауреаты, шагыйрь, прозаик Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе үтте.

Юбилярны котларга килүчеләрне театр фойесында киңкырлы шәхеснең рәсемнәре һәм фоторәсемнәре куелган күргәзмә каршы ала. Фоторәсемнәрдә таныш йөзләр – язучының замандашлары.

Зал Марсель Галиевны котларга килүчеләр белән шыгрым тулы иде.

Кичә башланыр алдыннан күргәзмәне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карап үтте, бер уңайдан журналистлар белән аралашырга вакыт тапты. Ул язучының иҗаты белән соклануын белдерде һәм аның иҗатын сурәтләүне Марсель Галиевның визит карточкасына тиң әсәре - Луиза Батыр-Болгари белән тандемда иҗат ителгән “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын искә алудан башлады. “Җырларын яратып тыңлыйм. Аның “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җыры сүзләре белән дә, көе белән дә халык күңеленә керде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Марсель Галиевны бик хөрмәт итәм. Ул үткен телле, йөрәккә барып җитә торган итеп яза. Ул безнең депутатлар белән дус булды. Шулай бит ул: дустың нинди – үзең шундый. Мәрхүм Туфан Миңнуллин белән дә дус иде... Бу шәхес турында нинди матур китап туплап чыгарды. Бу егетебезне сакларга кирәк!”

Фәрит Мөхәммәтшин халык язучысын сәхнә түренә чыгып та тәбрикләде. Аның иҗатына һәм дусларына соклануын белдерде. Марсель Галиевка дәүләт бүләген – “Фидакарь хезмәте өчен” медален тапшырды.

Кичәнең беренче өлешендә Әлмәт татар дәүләт театры үзенең Әдәбият елы проектын – Марсель Галиев иҗатына багышланган “Каләм очында – галәм” манзарасын тәкъдим итте. Проект җитәкчесе – театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, сценарий авторы һәм режиссер – Ильяс Гәрәев. Артистларның шигъри манзарасын тамашачы бер тында кабул итте, Марсель Галиевны өр-яңадан ачты. “Марсель Галиев - татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Аның җитди, катлаулы, телгә бай иҗаты инде күптән сәхнәдән сөйләргә лаек. Һәм ул киң катлау тамашачыга танылырга тиеш”, - ди театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. Манзарада 30 дан артык артистның катнашуы да иҗатның үтә дә саллы булуын ассызыклый.

Сүз уңаеннан, татар театр сәнгате соңгы елларда милли әдәбиятны пропагандалучы шигъри-музыкаль cпектакльләр жанрына игътибарын көчәйтте. Бу юнәлештә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры актив эшли башлаган иде. Әлмәт театры да Марсель Галиев иҗатын сәхнәгә күтәреп шигъри-музыкаль cпектакль жанрында яңа сүз әйтте. Иң мөһиме – халык бу әсәрләрне яратып кабул итә.

Кичәнең икенче өлешендә юбилярны Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Азнакай районы хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Казандагы Азнакай якташлар җәмгыяте вәкилләре – Фәндәс Сафиуллин, Әзһәр Шакировлар котлады. “Татнефть” күренекле шагыйрьне “Ромашкино” шифаханәсенә юллама белән бүләкләде.

Марсель Галиев шигыренә язылган җырларны Казан шәһәр филармониясе артистлары Айдар Габдинов, Гөлшат Имамиева, Рөстәм Асаевлар, яшь җырчы Әмир Әхмәдишин, “Казан нуры” ансамбле башкарды. Г.Камал театры артистлары Дания Нурлы, Илдус Әхмәтҗановлар, яшь шагыйрьләр Эльвира Һадиева, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуарлар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев