Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Моңарчы басылмаган әсәрләремне Татарстан китап нәшрияты 10 томлык итеп чыгарачак" - Рабит Батулла

«Мин фәкыйрегезгә озакламый – 2018 елның 26 мартында (аңынчы исән-сау булсак) – 80 яшь тула. Шул бәйрәм уңаеннан моңарчы басылмаган әсәрләремне Татарстан китап нәшрияты 10 томлык итеп чыгарачак. Алма–Атада яшәүче татарлар 1917 ел азагында мине карчыгым Рузия ханым белән бергә кунакка чакырганнар иде. Мин анда Алма-Ата Фәннәр академиясендә милләттәшебез, галим, 90 яшьлек Мөнир ага Эрзин һәм Татарстан турында нотык сөйләдем, Казакъ Милли китапханәсендә татарның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында дәрес бирдем. Ике татар мәҗлесендә зыялылар белән очрашуда булдым. Кешеләргә китапларымны тараттым. Ике як та канәгать калды булса кирәк». (Батулла бабагыз)
Татарстан язучылар берлеге
фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев