Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Моң патшабикәсе" (Әлфия Авзалова турында шәхесләр)

Әлфия апаның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урының җәннәттә булсын, Әлфия апа.
Мәрхүмә белән хушлашу 17 июньдә, шимбә көнне,  сәгать 9.00дә Татар дәүләт филармониясендә булачак. Мәшһүр җырчыны Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына салачаклар. Моң алиһәсе турындагы истәлекләре белән уртаклашуларын сорап, аны якыннан белгән, аралашкан шәхесләргә мөрәҗәгать иттек.
Земфира Гыйльметдинова, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат җитәкчесе: - Әлфия апа күптәннән авырды. Аны кызлары Гүзәл һәм Зөлфия чиратлап карады. Филармония да көн саен Зөлфия белән элемтәдә торды. Моннан ике атна чамасы элек палатага телевизор да китереп куйганнар иде. Әлфия апа Авзалова, авыр хәлдә хастаханәдә ятканда да тормыштан аерылмады. “Әни музыка тыңлап ята”, – дигәч, филармония директоры Кадим Назирович үзе алып илтте. Зәйнәп Фәрхетдинова, Татарстанның халык артисты: - Әлфия апаны Аллаһы Тәгалә моңлы да, җор телле итеп тә яраткан. Ул халык күңеленә кабатланмас җырлары, үзенә генә хас булган сүзләре белән кереп калган зур шәхес. Без аны ничек бар, менә шулай яраттык һәм хөрмәт иттек. Табигать биргән акылы, зирәклеге белән тормыш юлындагы авырлыкларга бирешмичә, зур сынаулар кичеп, үз юлын тапкан, балаларын үстергән. Һәм матур яшькә җитеп, Рамазан аенда бакыйлыкка күчү дә зур бәхет. Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты: Әлфия апа чын мәгънәсендә Әлфия Апа инде ул. Татар җыр дөньясының эталоны, хәзерге йөзләгән җырчыларга үрнәк итеп куярлык бөек шәхес. Татар моңы нинди булырга тиеш, дигән сорауга җавапны аның җырларыннан эзләргә кирәк. Аның һәр җыры берничә буын кешесен тәрбияләгән чын мәгънәсендә сәнгать әсәре. Ул әйтеп бетергесез зур эш эшләп калдырган шәхес. Әлфия апаның вафаты татар халкы өчен зур югалту. Рабит Батулла, язучы: - 2007 елда Әлфия Авзалованың иҗат юлы, тормышы турында “Моң патшабикәсе” исемле әсәр иҗат иткән идем. Соңрак, 2010 елда, шушы әсәргә нигезләнеп, документаль фильм да төшерелде. Аллага шөкер, зур эш эшләп калдык. Шуннан соң аның хәтере бетте, зиһене начарланды. Әлфия Авзалова турындагы әлеге китаптан бер өзек китерәм: “...Әлфия Авзалова сәхнәгә чыккач, гүзәлләр гүзәленә әверелә дә куя. Бу чыннан да могҗиза! Сәхнәнең могҗизасымы, җырның могҗизасымы, Әлфиянең могҗизасымы? Аның башкалар белми торган сихере, әллә берәр сере бармы? Бу сорауга җавап эзләүчеләр әле һаман да нәтиҗәләргә ирешә алганы юк. Әлфия Авзалова: “Талант матурлый кешеләрне. Җыр сәнгатендә бу аеруча күренә. Аның эчке моңы йөзен матурлый”,  - ди. Әлфия Авзалованың иҗат серләре күп аның. Матур була белү, гүзәл булып күренү осталыгы теләсә кайсы хатын-кызга да бирелми. Киенә белү дә монда зур роль уйный. Әлфия апа үзенә кием сайлый белә. Ул үзен сәхнәгә чыгарга әзерли белә. Яхшы җырлау ул бер хәл, шул җырны нинди матурлыкка төреп бирәсең бит әле. Аңа бу серләр яхшы таныш. Әлфия апа яхшы күлмәк тектерсә, тектерү белән үк сәхнәгә киеп чыкмый. Яңа  киемгә кеше күнегеп бетәргә тиеш, дип саный. (...)” Китапта: “Сез нинди үлем теләр идегез?” - дигән сорау бар. “Сәхнә уртасында үлсәм иде”, - дигән ул. Һәм  сәхнә уртасында үлде дә, чөнки көчле авыруына кадәр ул гел сәхнәдә булды. Тамагына җитди дәвалану алганнан соң да, аң-зиһенен югалтканчыга кадәр җырлаудан туктамады. Әлфия апа турында чын мәгънәсендә сәхнәдә үлде дип әйтеп була.
Белешмә өчен Әлфия Афзал кызы Авзалова 1933 елның 15 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Актаныш авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килгән. Биш яшендә әнисе вафат була. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмый. Ятимә кыз әнисенең сеңлесе тәрбиясендә үсә.
Солистка буларак, 1952 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә чакырыла. Кабатланмас матур тавышка ия җырчы тиз арада ансамбльнең алдынгы башкаручыларыннан берсе булып таныла. 1957 елда Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышы Әлфия Авзаловага беренче зур уңыш китерә. Җырчының таланты һәм мөмкинлекләренең тар кысаларга гына сыймавын аңлаган филармония җитәкчелеге, Ә. Авзаловага үз иҗат труппасын оештырырга рөхсәт бирә. Шулай итеп, легендар җырчы Урта Азия, Балтыйк буе республикаларында күп тапкырлар концертлар куя, Русия шәһәрләрендә чыгыш ясый.
Дөнья халыклары җырларын таныткан өчен, 1960 елда җырчы "Дөнья халыклары арасында тынычлыкны ныгытудагы өлеше өчен" дигән Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Ул шулай ук ике тапкыр Хезмәт Кызыл байрагы орденына ия була. Әлфия Авзалова — Татарстанның халык (1970), Россиянең атказанган артисткасы (1983), Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1992).  
Зөһрә Садыйкова, Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев