Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мөхәммәдия"дә татарча укыту системасына күчкәннәр

 “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия бүлеге мөдире Зөлфәт хәзрәт Габдуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә яңа уку елында мәдрәсәдә булган үзгәрешләр турында сөйләде.

15 июль көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе директоры итеп билгеләнгән иде. Зөлфәт хәзрәт Габдуллин хәбәр итүенчә, Камил хәзрәт үзе дә бер вакыт “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укып киткән. “Шуңа ул мәдрәсәнең торышы һәм тарихы белән яхшы таныш. Бергә киңәшләшкәннән соң, мәдрәсә эшчәнлегенә берничә үзгәреш кертелде. Әлеге уку елыннан дәресләр татар телендә генә алып барылачак. Бу бик мөһим, чөнки без халык белән эшли торган имамнар әзерлибез. Шәкертләр татар телле, милли җанлы булып үссен өчен әлеге карар кабул ителде. Татар конгрессы тарафыннан да андый тәкъдимнәр булды. Шәкертләр арасында ризасызлык белдерү очраклары булды, әлбәттә. Ләкин мәдрәсәдән китүчеләр булмады. Аныдыйларга бу кемнедер кимсетү яки кысу максатыннан эшләнелми дип аңлатырга тырышабыз. Татарстан җирлегенә килгәнсең икән, монда ике дәүләт теле, икесен дә белү кирәк дип аңлатабыз. Бу ниндидер артык нәрсә түгел, таләп ителгән эш. Тәртипне бераз сакларга кирәк, шул гына.

Әлеге карар беренче курска керүче шәкертләр санына да әллә ни йогынты ясамады. Чит төбәкләрдән килүчеләр өчен татар теле чит тел кебек өйрәтелә. Шунлыктан телне белмәүчеләр өчен кыенлыклар булырга тиеш түгел.”

Зөлфәт хәзрәт яңа укыту стандартларының инде үткән елны кертелүен билгеләп үтте. Шуңа быел укыту программаларында үзгәрешләр булмаячак, алар шул рәвешле дәвам итә.

Зөлфәт хәзрәт сүзләренә караганда, мәдрәсәге үзгәрешләр шәкертләр санына йогынты ясамаган.

“Үткән елны кызларның күләме шәкертләрнең гомуми саныннан 25 проценты гына булырга тиеш дигән карар чыккан иде. Кызганыч, әлеге таләп бераз тискәрерәк нәтиҗә ясады. Кызлар безнең күп, алар да укырга телиләр, шундый ук хокукларга ия. Безнең мәдрәсәнең үзенчәлеге дә шунда бит. Көндезге бүлектәге кызлар белән егетләр аерым укыйлар. Без, гадәттә, һәр группага 30 малай, 30 кыз ала иде. Хәзер 30 малай алсак, кызлар җидәү генә булып чыга. Димәк, без алар өчен аерым төркем ясый алмыйбыз.

Беренче курска керүчеләр саны буенча әллә ни үзгәреш юк. Узган еллардан әллә ни аерылмый. Быел укырга керүчеләр саны әле төгәл билгеле түгел. Узган елны көндезге бүлеккә 30 малай, 30 кыз алган идек. Читтән торып уку бүлегенә 140, кичке бүлеккә 320 кеше кабул ителде.

Шәкертләр Россиянең бөтен төбәкләреннән килә. Тулай торак мәсьәләсе һәрвакыттагыча иң кискен мәсьәләләрдән санала. Узган елларда төрле оешмалар белән сөйләшеп чыгу юлын таба идек, Аллага шөкер. Бөтенесе бер җирдә булмасалар да, аерым-аерым торырга урыннар була иде. Мөфти хәзрәт килгәч, бу мәсьәлә үзгәрер дип ышанабыз.

Укыту мәдрәсә бинасы эчендә алып барылачак. Төзекләндерү эшләре булырга тиеш дип әйтәләр. Ләкин әлегә сүздә генә, эшкә керешмәгән,” – дип сөйләде Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев