Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мөхәммәдия"дә республика мәдрәсәләрендә беренчеләрдән булып яңа уку алымнары кертеләчәк

"Мөхәммәдия" Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөгаллимнәр шурасы утырышын уздырды. Татарстан мөфтие, мәдрәсә директоры Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узган җыелышта мөгаллимнәр һәм экспертлар уку йортында гарәп телен укытуны көчәйтү һәм кирәкле уку әсбаплары белән тәэмин итү хакында сөйләште, дип җиткерә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. muh Җыелыш барышында "Мөхәммәдия"дә республика мәдрәсәләрендә беренчеләрдән булып яңа уку алымнары кертеләчәге хакында әйтелгән.
"Татарларда гарәп телендә язылган бик бай дини мирас бар. Гарәп теле бу уңайдан теге яки бу мәдәниятне халыкара мөселман дөньясы белән тоташтыручы мөһим факторларның берсе. Инкыйлабка кадәр "Мөхәммәдия" шәкертләре чыгарылыш эшләрен гарәп телендә генә язган һәм безгә әлеге традицияне кире кайтарырга кирәк. Без исламны  мирасыбызга таянып һәм Аллаһ тарафыннан ничек иңдерелгән, шулай өйрәтергә тиеш. Безнең максатыбыз хәзер дә актуальлеген югалтмаган классик хәзмәтләргә кире кайту", – дип фикерен җиткергән Камил Сәмигуллин.
Мөгаллимнәр Камил хәзрәтнең фикерләрен хуплаган.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев