Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөһаҗирләр музее ни өчен кирәк?

“Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкы портреты галереясы” дигән “түгәрәк өстәл”дә әнә шул сорау күтәрелде. Әлеге чара Бөтендөнья Татар кон­грес­сының VI корылтае кысасында узды. Татарстан Дәүләт сове­тының Мә­дәният, мәгариф, фән һәм милли мәсь­әләләр комитеты рәисе Разил Вә­лиев, татар мөһаҗирлеге тарихы яхшылап өйрә­нел­мәгән, дигән фикердә. Ул бу мәсьәләне өйрәнүдә мөһа­җирләр ярдәм итә ала дип саный. Шул уңайдан ул кил­гән кунакларга болай дип мөрәҗәгать итте:   – Сез мөһаҗирлек мәсь­­әләсен миңа караганда яхшырак беләсез, нәсел-нәсә­бегез мөһаҗирлеккә тоташкан. Мө­гаен, татар­ның та­рихы мең еллар белән мө­һаҗирлеккә бәй­ләнгән­дер. Әгәр безне тарихчылар Алтай якларыннан килеп чыккан дип саныйлар һәм без – Казанда, сез чит илләрдә сибелеп яшисез икән, без барыбыз да – мөһаҗирләр. Әмма кай­да гына яшәсәк тә, татар татар булып калган, шулай калырга тиеш тә. Без­нең иң асыл сыйфатларыбыз да – үзебезнең телне, гореф-гадәтлә­ребез­не, има­­ныбыз­ны, кыйблабызны югалт­мау.Татарстандагы татарлар турында әзме-күпме белә­без. Читтә сибелгән татарлар турында, үткәнне, тарихыбызны белмәсәк, без татар халкы турында берни дә белмибез дигән сүз булыр иде. Халык турында мәгълү­маты булмаса, чыннан да, бу милләтнең ки­ләчәге юк. Шуңа бер максат белән эшкә керештек. Ул да булса, Казанда мөһа­җир­лек музее ачу.   Анда дөнья­ның төрле төбәкләрендә яшәгән татар­ларның күченү тарихын, кылган гамәлләрен, мәшһүр затларын, ирешкән уңышларын, документ, фотоларны туплаганнан соң, бу музейга кергән кеше Татарстанда яшәүче татарлар турында гына түгел, бөтен дөньяга сибелгән татар халкы турында мәгълүматлы булыр иде.Әлеге идея авторы, Татарстан Президенты аппа­ратының бүлек җитәкчесе Рөс­тәм Гайнетдинов әйтүен­чә, татар мөһаҗирлегенең сә­бәп­ләре төрле. Мөһа­җир­лек әле дә дәвам итә һәм татарлар, кая гына килеп төп­лән­сәләр дә, үзләреннән соң мирас калдыра. Әмма үз халкының мирасын өйрәнү белән берничә ил генә шө­гыльләнә. Безгә дә бу эшне башларга кирәк, ди галим:   – Бу байлыкны кайтару белән шө­гыльләнүче илләр ара­сында АКШ, Алман иле, Франция, Польша, Әр­мән­стан, Белоруссия бар. Безнең өчен әр­мән халкы үрнәк. Чөнки Әр­мәнстанда читтәге мирасны кайтару буенда эш дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла. Анда махсус дәүләт архивы бар. Анда читтә яшәүче әрмән­нәрнең мирасы туплап барыла. Хөкүмәт варислардан тарихи әйберләрне сатып алу өчен зур күләмдә акча бүлеп бирә. Аннан килеп, әрмән халкының намус кодексы бар. Анда, кайда гына яшәсә дә, әрмәннең бер генә дәү­ләте бар, ул – бөек Әр­мәнстан, диелгән. Шуңа күрә Әр­мән­стан шәхесләре, кайда гына яшәсәләр дә, туган иллә­ренә үз мирасларын тапшыруны бурычлары дип саныйлар. Сездән дә  фонд туплауда ярдәм итүегезне сорыйбыз.Дөньяда мөһаҗирләр тарихын туплау белән нибары 12 музей шөгыльләнә. Рос­сиядә исә мөһаҗир­ләрнең бердәнбер музее бар. Ул Солженицын исемен йөртә һәм атаклы язу­чының чит илдәге мирасын кайтаргач оештырыла. – Солженицын музее үзе­нең бай мирасы белән горурлана ала. Безгә дә бу эшне элегрәк башларга кирәк иде. Чөнки шәхесләр дөньядан киткәч, алар булдырган мә­дәни ядкәрләр язмышы катлаулана. Кайбер очрак­ларда алар хуҗалары  яшәгән дәү­ләт архивларына эләгә, кайвакыт шәхси тупланмаларга сатыла, варисларда саклана. Җуел­­ган мирасның масштабын без әле күз алдына да китерә алмыйбыз. Читтә сыену тапкан милләт­тәшләребез исә шактый. Бу – Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Ләйлә Сад­ри, Чыңгыз Әхмәров, Бор­­һан Шаһиди һәм башкалар, – диде Рөстәм Гайнетдинов.Ул Казанда татар тарихы турында  мәгълүмат алырлык урыннарның аз булуын да җиткерде. Иске Татар бис­тәсендә, мәсәлән, Тукай музее бар иде. Хәзер ул да ремонтка ябылды. Татар турында мәгълүмат бирерлек башка урын юк монда.   Шуңа күрә оештыручылар Мөһаҗирләр музеен Иске Татар бистә­сендә оештыруны хуп күрә. Ул татарны туплап торучы координацион үзәк тә булыр иде, ди алар. Планнар зурдан: бинада китапханә, фәнни үзәк оештырылачак, яндагы бакчада мөһаҗирләр аллеясын булдырып, анда атаклы шәхесләрнең һәйкәлләре урнаштырылачак. Бу башлангыч сүздә генә калмасмы соң? Гайнетдинов, юк, дип кистереп җавап бирә. Чөнки музей төзү хөкүмәт карары белән ныгытылган, аны оештырып җибәрү өчен тарихи ядкәр­ләр дә җыела башлаган. Әй­тик, чит илдә яшәүче шәхес­ләрнең китаплары шак­тый. Алар биш йөзгә якын данәдә икән. Кунаклар да буш кул белән кайтмаган. Авст­ра­лиядән Сафия Вәлиф, мә­сәлән, әбилә­реннән калган карават япмалары, намазлык, әнисенең шәлен алып кайткан. Дөрес, әлегә ул аларны Милли музейга тапшырган. Яңа оешачак музейга исә бабасының гармунын, мандолинасын алып кайтырга вәгъдә итте. Гер­маниядән Венера Вәгый­зова Германия татарлары турында мәгълүмат җыен­ты­гын  һәм Муса Җәлил­нең мо­ңарчы беркайда да басылмаган фотосурәте кү­чер­мә­сен алып кайткан.Редакциябезнең дусты, тарихчы Мөнир Ерзин исә Урта Азиягә мөһаҗирлеккә киткән мил­ләттәшләре­без­нең сирәк фотоларын бүләк итте. Ниһаять, әлеге тема да күтәрелде, дип сөенечен белдерде ул:   – Татарстанда чыккан тарих китапларында бу тема бөтенләй яктыртылмый иде. Хәер, татарның ерак тарихына да галимнәр күз йомып кил­де. Ә бит татарлар Үзәк Азиядә безнең эрага кадәр яшәгән. Татар сүзе Кы­тайның язма чыганакларында сак­ланган һәм ул без­нең эра башында ук теркәлеп калдырылган. Шулай итеп, кытай чыганакларында татар тө­шенчәсенең барлыкка ки­лүенә генә дә ике мең ел ти­рәсе, ә төрки чыганакларда ул 1500 ел элек барлыкка килгән. Ләкин бу мәгълү­матлар Казанда басылган китапларга әле дә  ниш­ләптер кертелми. Мәсә­лән, “Тартарика” дигән саллы хезмәт бар. Анда Үзәк Азия чорына нибары 5-6 бит би­релгән. Монда, әлбәттә, мәгъ­лүмат юк дәрә­җә­сендә.Мин гомеремне тарихтагы менә шушы ак тапларны барлауга багышладым. Биш­ләп монография яздым. Аның соңгысы “Из глубин Евразии” дип атала һәм азмы-күпме Үзәк Азия тарихы хакында мәгълүмат бирә. Быел миңа 90 яшь тулды. Сәла­мәтлегем чамалы булуга карамастан,  читтәге чы­нагак­ларның юкка чыгуын күреп, тарихи китапның тагын берсен язарга алындым. Мирас, чыннан да, юкка чыга. Аны Татарстанга туплау бик ки­рәк, хәтта эле­грәк ки­рәк иде. Казахстаннан килгән мил­ләттәшебез, атаклы рәс­сам Камил Муллашев та шул фикердә:   – Казахстанда уртак тарихыбызны казах милләтен пропагандалауга файдаланалар. Әйтик, Астана үзәген­дә Сөембикә урамы бар. Татарстанда Сөембикә ханби­кә турында нинди ядкәр бар? Мин Рөстәм Миңне­ха­новка Казан Кремле тирә­сендә Сөембикә һәйкәлен салу тәкъдимен җиткердем. Хәзер шушы зур эшне башкарып чыкмасак, аннан соң булуы да бик ихтимал.Камил Муллашев – Сөем­бикә портретын ясаган шә­хес. Портретлар галереясы хакында сүз чыккач, ул мо­ның зур проблема булуын җиткерде. Атаклы хан­на­ры­бызның портретларын ясау бик кыен, чөнки алар турында язма чыганаклар юк дә­рәҗәсендә, диде ул. Мөһаҗирләр музеен барысы да хуплый, әмма чит илдә яшәүче мил­ләттәш­лә­ребез аңа шикләнебрәк тә карый. Галим Надир Дәүләт, сез бездән материал сорыйсыз, бушка бирүебезне та­ләп итәсез, ләкин бушка бер­ни дә булмаячак, дип белдерде. Шулай ук, бу ядкәрләр – безне тарихи ватаныбызга бәй­ләүче бердәнбер җеп, без аны Татарстанга кире кайтара алмыйбыз, дип ясалган чыгышлар да булды. Бәлки, музей бинасы тәгаен­ләнгәч, әле­ге идеяне хуплаучылар, аңа ышанучылар саны тагын да артыр.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев