Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөһаҗир татарлар татарлык җепләрен өзми саклый

Төркиянең Көнбатышында урнашкан Күтаһя шәһәрендә өченче-дүртенче буын татар мөһаҗирләре көн күрә. Алар һәр айның өченче якшәмбе көнендә җыелып Коръән-хәтем чыгалар. Чираттагысы күптән түгел узды, бу юлы татарларны Әфәнде Күпере авылы җитәкчесе һәм хәзрәте Якуп Дургунның улы җыйды. Шәһәрдә яшәүче татарларның күбесе менә шул авылдан чыгучылар да инде.
Әлеге Коръән уку, дога кылу мәҗлесләре 3-4 ел элек уздырыла башлаган.  Бу чара чит илдә яшәүче мөһаҗир татарларның өченче-дүртенче буыны өчен тормыш хәлләрен белешү, очрашу, туган телләрендә аралашу өчен бик мөһим бер чара. Шулай ук шәһәр татарлары  Ураза, Корбан бәйрәмнәренең икенче көнендә зур зал арендалап, шунда гаиләләре белән җыелып бергәләп бәйрәм ясауны гадәткә керткәннәр.  Бәйрәмнәргә  бәбиләрдән алып бабайларга кадәр җыела, татар халык ашларыннан табын әзерләнә. 2006 елда оешкан Күтаһя Казан мәдәни җәмгыяте рәисе Габдулла Атасәвәр әйтүенә караганда, бүгенге көндә шәһәрдә 700 татар яши. Борынгы шәһәрнең гомуми халык саны - 200 мең тирәсе. Татарлар төрле эшләр белән мәшгуль. Берләре кибет тота, сәүдәлек итә, икенчеләре төзелешләрдә... Габдулла абый белән сөйләшкәндә тел, татарлык мәсьәләләренә дә тукталдык: -          Татарчаны ничек сакларга?! Бездә татар мәктәпләре юк. Өйдә генә сакланса... Ни саклый... Әкиятләр, җырлар... Төрле илләрдә яшәгән татарлар өчен латин алфавиты кирәк. Без бала чакта, 60-70 елларда, авылда төрекчә белүче юк иде. 80 нче елларда минем яшьтәшләр шәһәрләргә күпләп китә башлады. Ул чакларда авылларда яшәү бик кыен иде. Су, электр юк...  Җир аз... Әтиләр, бабайлар урманга йөрделәр, агач кисәргә, такта ярырга. Татарлыкны алар өйрәтәләр иде, татарча сөйләшәләр иде. Татарлар татарларга гына өйләнделәр, хәзер башка милләтләр белән дә аралашалар. Яшьләр телне оныта. Укулары төрекчә булгач, авылда тормагач, янындагылар татарча сөйләшмәгәч, аңламыйлар. Хәзер инде авыллар да күбесенчә төрекләшеп бара. Шулай да хәзер дә гаилә корганда күпчелек татарларны карый. Туйларга, җиназаларга җыелабыз. Аралашып-күрешеп торырга, татарчаны онытмаска тырышабыз, - диде ул.
"Сездәге татарлар Россия, Татарстан белән кызыксыналармы соң" - дип сорагач: "Кызыксыналар, мөмкинлекләре булса, кайтып килерләр дә иде", - дип җавап бирде Габдулла абый. Үзенең унлап тапкыр кайтуын, бабалары туган Сарабиккол авылына баруы хакында сөйләде. Әмма фамилияләрен белмәү сәбәпле, монда калган нәсел җепләрен таба алмаган.
Ә менә аның Төркиядә яшәгән бабасы Мәхмәт Сәет укымышлылыгы белән биредә яшәүче татарларга билгеле кеше. Әфәнде Күпере авылының ислам белән яшәве өчен зур тырышлык куйган хәзрәт ул.  Бөтен авыл кешеләренә Коръән өйрәткән. Латин графикасын, математика дәресләрен укыткан. Аның бер улы - Әхмәт Наим Атасәвәрнең 1958-82 елларда Финляндия татарларына хәзрәт булуы да мәгълүм. Мәхмәт Сәетнең юлын аның оныклары да дәвам итә. 2015 елда туган авыллары Әфәнде Күперенә мәчет салучыларның берсе - Габдулла Атасәвәр. Бу эштә зур өлеш кертүчеләрнең тагын берсе - шушы авылда туып-үскән Җамалетдин Доанай.
Габдулла абый әйтүенә караганда, мәчет татарлар көче белән бер елга якын вакыт эчендә төзелгән.  Җир тетрәгәндә иске мәчетнең аерым торган манарасы егылып мөнбәргә ауган була. Аннары агач манара ясала, әмма ул да еллар узу белән ава. Бетон манара ясаталар. Шунда яңа мәчет төзү ниятенә дә керәләр, чөнки аның мөнбәре кыйблага 32 дәрәҗә читкәрәк борылганы ачыклана. Шулай итеп, 2015 елда авыл халкы яңа мәчеткә аяк баса.
Элеккеге Бөгелмә өязеннән күченеп китүчеләр нигез салган Әфәнде Күперендә туып-үскән Якуп Дургун биредә пенсиягә чыкканчы хәзрәт була, хәзер аның төп эше - авылга җитәкчелек итү. Үзе турында ул шаяртып "күп програмлы мухтар (староста)" ди, чөнки бер үк вакытта авыл башлыгы, хәзрәт эшләрен дә башкара, моннан тыш фермер да әле.
Мәчет каршындагы иске мәктәп бинасын, яңа мулла килсә, өе булыр дип, төзекләндергәннәр. Авылда тузган өйләр шактый. Әмма җитәкче әйтүенә караганда, хуҗасыз җирләр юк икән. Һәр нигезнең үз иясе бар, шуңа күрә килергә теләүчеләргә җир табу җиңел түгел. Урам буйлап барганда ул: "Кемсәгә дә бирми, үзе дә килми" , - дип, кайбер йорт хуҗаларын искә төшерде.
Бер урамда тимерче алачагы урнашкан, тимердән ни кирәк-шуны ясыйлар. Икенче урамда авыл тормышына яңа сулыш биреп, ямь өстәп яңа йортлар салганнар. Гомумән, хәзерге вакытта авылда 23ләп йорт санала, 60лап кеше яши. Күтаһя белән Әфәнде Күпере арасы 70 чакрым. Мөһаҗир татарларның бүгенге буыннары менә шул шәһәр белән авыл арасындагы юлны суытмый, үзара элемтәне югалтмый, шул рәвешле татарлык җепләрен өзми саклый. Күтаһя - Төркиянең иң борынгы шәһәрләренең берсе. Керамик һөнәрчелек белән дан тота. 
Автор: Айзирәк ГӘРӘЕВА-АКЧУРА (Төркия)
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев