Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Мөфтияттә Россия Президенты Идарәсеннән делегация булды

Бүген, 14 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә эш визиты белән РФ Президентының төбәкара һәм чит илләр белән мәдәни элемтәләр буенча Идарәсеннән делегация килде. Делегация составында Идарә җитәкчесе Владимир Чернов, Идарә җитәкчесе урынбасары Антон Рыбаков, Идарәнең хезмәттәшлек программалары Департаменты җитәкчесе Алексей Власов бар иде, дип хәбәр итә Диния нәзарәте сайты. Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин һәм ТР Президенты эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаментының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарә җитәкчесе Марат Хисамиев каршы алды. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары белән таныштырды. Ул кунакларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль җаваплылыкка ия проектлары һәм уку-укыту эшчәнлеге, “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесенең уңышлары, яшьләр сәясәтен һәм нәшрият эшчәнлеге тормышка ашыру, Татарстанда һәм аннан читтә мөфтиятнең конфессияара багланышлары турында сөйләде. Очрашуда республика мөселманнары лидеры билгеләгәнчә, Татарстанда рухилык үсешендә республикабызның традицион конфессияләре мөһим роль уйный. Хәзерге заманның барлык актуаль мәсьәләләрендә дә дини лидерларның бердәм караш бердәмлеген билгеләп үтәргә кирәк. “Бу, барыннан да бигрәк, җәмгыятьтә диннәр арасында тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүгә кагыла, моңа шулай радикаль дини өйрәтмәләр таралуны булдырмау һәм аңа каршы тору керә”, – дип билгеләде Камил хәзрәт.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев